

Чарада Башкортстанның халык шагыйрьләре һәм язучылары Кадим Аралбай, Таңчулпан Гарипова, Камил Җиһаншин, Флүр Галимов, Ринат Камалов, Гүзәл Ситдыйкова һәм башкалар катнашты.
- Язучылар йорты да, аның тирәсендәге территория дә бер ел эчендә танымаслык булып үзгәрде, - дип билгеләп үтте Башкортстан Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Айгиз Баймөхәммәтов. - Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча язучылар бинасына реконструкция ясалды, хәзер безнең бина янында «Уфимские липы» («Өфө йүкәләре») дигән шигъри атама йөртәчәк сквер булдыру эше кызу бара. Бу - Уфа шәһәре өчен чыннан да тарихи вакыйга!
Башкортстанның халык шагыйре Кадим Аралбай билгеләп үткәнчә, бу көн аның өчен дулкынландыргыч булган. "Бу агач язучылар йортына килгән һәр яшь талантның карашын сөендерсен. "Яшел Башкортстан" акциясенең безнең өчен аерым әһәмияте бар – җиребез яшелрәк һәм матуррак булсын өчен һәр кеше үз өлешен салырга тиеш", - диде халык шагыйре.
Сүз уңаеннан, Башкортстан Язучылар берлеге йортын һәм аның янындагы «Уфа юкәләре» скверын ачу тантанасы 30 майда «Китап бәйрәме» Халыкара китап ярминкәсе кысаларында узачак.
Фото: Язучылар берлегенең матбугат хезмәте.