25, 26 апрельдә Билял Аппаевның “Дәртле ир – башка чир” комедиясе сәхнәгә чыкты. Спектакль билгеле милли совет классигы - карачай-черкес драматургының “Чибәркәйләрне ничек урлыйлар?” әсәре буенча сәхнәләштерелде. Спектакльнең режиссеры - Башкортстанның атказанган артисты һәм сәнгать эшлеклесе - Илдар Вәлиев.
Әсәрдә көнүзәк проблема итеп алынган тема – геройларның хатын-кыз затына “йомшаклыгы”. Ике күрше, ике гаилә башлыгы үзләренең яшен дә, җәмгыятьтәге хәлен дә онытып, бер дәртенә баш булалмыйча, кемузардан авылга килгән чибәркәй артыннан чаба башлыйлар. Нинди генә хәлләргә тарымый да, нинди генә көлкегә калмый алар! Тормышыбызда да еш кына очрый торган мондый күренешне авторлар көлкеле вакыйгалар аша сурәтләп, үзләренең якыннарына зыян китерүче кимчелекне тәнкыйть астына алган. Гаилә кыйммәтләренең мөһимлеген ассысызыклап үткән.
Төп рольләрдә - Башкортстанның атказанган артистлары Гөлназ Биктимерова, Вилдан Мисбахов, Башкорстанның халык артистлары Мәхмүт Фатыйхов, Резида Зарипова, Башкортстанның атказанган артистлары Лина Ганиева һәм Альберт Шәйхетдинов, шулай ук Динар Тимершәехов, Риф Гобәйдуллин һәм башкалар.
Спектакльнең сәхнә рәссамы – Нурия Габидуллина, костюмнар буенча рәссамы – Наталья Степанова, композиторы – Юлай Үзәнбаев. Әсәрне татарчага Гөлнур Усманова тәрҗемә иткән.
Фото: Эдуард Зарипов