+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
28 апрель 2025, 03:05

Илмирага яхшы ир очрасын берүк!

Стәрлетамакта Илмира Нәгыймованы шундый теләкләр белән озатып калганнар.

Илмирага яхшы ир очрасын берүк!Илмирага яхшы ир очрасын берүк!
Илмирага яхшы ир очрасын берүк!

 Илмира Нәгыймованың Стәрлетамактагы концерты вакытында сәхнәгә бер егет менгән. Бу җырчы куйган видеодан күренә. 

Әмма ул бер сүз дә дәшмәгән. Илмира аңа «Күзләрең матур», – дип тә карый. Егет исә дәшми генә телефонын чыгарып фотога төшә. Шул вакытта җырчы: «Сез өйләнгәнме, әйтмәдегез», – дип сорый. Егет кабат берни дәшми, тагын бер фото ясый.

«Аңламады бугай. Ярар, рәхмәт», – дип егетне озатып кала җырчы.

Тамашачылары белән саубуллашканда: «Миңа яхшы ир очрасын. Амин!» дип әйтегез», – ди җырчы, Башкортстан тамашачысына мөрәҗәгать итеп. Тамашачылар аны алкышларга күмә.

Бирсен Ходай!

Фото: җырчының шәхси аккаунтыннан

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас