+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
28 апрель 2025, 12:25

“Татар кызчыгы”н, “Татар малае”н сайладылар!

“Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының иң күркәм проектларының берсе - “Татар кызчыгы, татар малае” республикакүләм бәйгесенең финалы быел да Чишмә районының Ярми авылы мәдәният йортында шаулап-гөрләп үтте.

“Татар кызчыгы”н, “Татар малае”н сайладылар!“Татар кызчыгы”н, “Татар малае”н сайладылар!
“Татар кызчыгы”н, “Татар малае”н сайладылар!
Беренче тур республикабызның шәһәр һәм район балалар бакчаларында узды. Балаларның татарча сөйләшүен, артистлыгын, видеоязманың сыйфатын искә алып, җыелган баллар нәтиҗәләре буенча, финалга 7 бала сайлап алынды һәм бу көнне алар Ярми авыл мәдәният йортының матур итеп бизәлгән сәхнәсендә чыгыш ясады.

Люция Ябир кызы билгеләп үтүенчә, бу чараны оештыру өчен Ярми мәдәният йорты юкка гына сайланмады – барлык гомере балалар бакчасы белән бәйле булган Гөлфия Сәрварова сабыйлар өчен бәйрәм ничек оештырылырга тиешлеген яхшы белә һәм менә инде өченче ел ул биредә зур әзерлек белән үткәрелеп килә.

Чара бүләкләү тантанасыннан башланып китте. Билгеле булуынча, Гөлфия Сәрварова җитәкчелегендәге “Сәхнә дуслары” театр төркеме һәм “Җидегән чишмә” татар фольклор ансамбле әгъзалары урындагы авыл биләмәсе хакимияте белән берлектә махсус хәрби операциядәге яугирләргә ярдәм күрсәтүне тәүгеләрдән башлап, бу юнәлештә бик актив эш алып бара. Бу вакыт эчендә Ярми волонтерлары тарафыннан күпме гуманитар ярдәм озатылгандыр – исәбе-саны юк. Шул ук вакытта маскировка челтәрләре үрү һәм яугирләр өчен башка махсус киемнәр тегү, бәйләү буенча даими рәвештә осталык дәресләре дә үткәрәләр һәм башкарган эшләре белән күргәзмәләрдә дә катнашалар.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә зур өлеш керткәннәре өчен Ярми авыл биләмәсе башлыгы Хәнүр Исмәгыйлев, Ярми авыл мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфия Сәрварова, аның ярдәмчесе Гинат Галикәев Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтайның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Кунакларны чишмәлеләр күркәм тамаша белән каршы алды. Балалар сәхнәдә үзләрен иркен тотсын өчен әкият дөньясына алып керделәр - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне булуын күз уңында тотып, “Су анасы” әкиятендәге бер күренеш тәкъдим ителде. Узган елда “Татар кызчыгы” исеменә лаек булган Җәннәт Бимәтова һәм “Татар малае” Ранэль Фәттаховның чыгышлары да бәйгедә катнашучыларны дәртләндереп җибәрде.

Быел “Татар кызчыгы, татар малае-2025” бәйгесе Русиядә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына багышланды. Финалга чыккан Бакалы районының Катай авылы, Илеш районының Карабаш авылы, Чишмә районы үзәгендәге “Аленушка” һәм Ярмидәге “Салават күпере” балалар бакчалары тәрбиячеләре үзләренең чыгышларында бу темага өстенлек бирде. Конкурс программасы биш биремнән торды: балалар тәү чиратта үзләре белән таныштырып үтте, аннары яраткан мавыгулары турында сөйләде, әниләре һәм нәнәйләре белән бергәләп пешергән ризыкны тәкъдим итте, төрле төстәге фигуралардан татар паласын җыйды һәм үзләренең якларындагы йоланы күрсәтте.

Балаларның чыгышларын Башкортстан Республикасындагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы президенты Люция Вафина җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәһаләде.

Нәтиҗәдә, “Татар кызчыгы-2025” титулын Бакалы районының Катай авылыннан Әдилә Әхмәтова яуласа, “Татар малае-2025” исеменә Ярми авылыннан Сөләйман Аллаяров ия булды. Калган катнашучылар исә төрле номинацияләрдә билгеләнде. Шулай, “Иң талантлы малай” - Илеш районының Карабаш авылыннан Ислам Гыйздәтуллин, “Иң талантлы кыз” – Чишмә районының Ярми авылынан Эмилиана Йосыпова, ә Чишмә поселогыннан Аделина Гыймадиева иң матур сәхнә образы тудырган өчен бүләк алдылар. Гомумән, бу көнне беркем дә бүләксез калмады – конкурсантлардан тыш, аларны әзерләүчеләр һәм ярдәм итүчеләргә дә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

“Татар кызчыгы, татар малае” быел да шаулап-гөрләп үтте. Әлеге бәйгедә катнашучы һәр сабый үзенә генә хас сәләте, иҗади осталыгы белән аерылып торды. Сәхнәгә чыгып, үзләрен кыю тотуларына да сокланмый мөмкин түгел. Әйе, туган телендә барысы да иркен сөйләшми, ләкин алар моңа омтыла. Әнә бит татар җырларын һәм биюләрен ничек оста башкаралар! Бу да - мактауга лаек бер күренеш. Мондый чаралар ешрак оештырылып торсын иде дип телисе килә, чөнки алар туган телебезне өйрәнүгә, бай мәдәниятебез белән кызыксынуны арттыруга зур этәргеч бирә.

Эльвира Ямалетдинова фотолары.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас