+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
28 апрель 2025, 15:35

"Өйгә кайтасым килми иде..."

Популяр җырчы Ришат Төхвәтуллин өйләнергә һәм гаилә корырга ничек карар кылуы турында сөйләгән.

"Өйгә кайтасым килми иде...""Өйгә кайтасым килми иде..."
"Өйгә кайтасым килми иде..."
Бу хакта ул журналист Ильяс Батыргәрәевка бәян иткән.

"Әни һәрвакыт әйтә иде: "Тизрәк өйлән. Бу бит шундый шатлык, шундый бәхет!". Ләкин мин теләмәдем. Хәзер йөреп туйдым. Сеңлем кияүгә чыгып бала тапкач, мин дә үз балам булуын теләдем. Өйләндем. Улым туды. Шул мизгелдән тормыш кыйммәтләре үзгәрде", - дигән артист.

Аның сүзләренә караганда, элек гастрольләрдән соң аның өенә кайтасы килмәгән, ә хәзер ул улы, гаиләсе янына ашыга. Ришат Төхвәтуллин өйләнмәгән ирләргә киңәш бирә:

"Минем максатым бер тапкыр һәм мәңгегә өйләнү иде. Өйләнмәгән кешеләрнең барысына да әйтәм: тизрәк өйләнегез! Балалар - ул бик зур байлык, шатлык, аны бернинди акчага да сатып алып булмый".


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас