+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
29 апрель 2025, 04:20

Җаныбызда – Тукай рухы!

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында шагыйрьне искә алу чарасы үтте.

Җаныбызда – Тукай рухы!Җаныбызда – Тукай рухы!
Җаныбызда – Тукай рухы!

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә, 26 апрельдә, илебезнең барлык төбәкләрендә, дөньяның төрле почмакларында әдипнең иҗатын хөрмәт итүчеләр аны зурлап искә ала, матур чаралар үткәрә.

Бу уңайдан Уфа “Нур” татар дәүләт театрында ел саен шагыйрьне искә алу бәйрәмен үткәрү матур традициягә әверелде. Быел да чара Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе тарафыннан, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы, Халыклар дуслыгы йорты катнашлыгында оештырылды. Бәйрәм кысаларында “Тукай моңнары” бәйгесенең йомгаклау этабы үтте. Аның максаты — сәләтле яшьләрне, балаларны ачыклау, туган телгә, әдип иҗатына сөю тәрбияләү.


“Тукай моңнары” 13нче Бөтенрусия фестиваль-бәйгесенең финал этабында җиңүчеләрне Русиянең Дәүләт думасы депутаты, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Римма Үтәшева, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Азат Мөхәммәтҗанов, шагыйрә Йомабикә Ильясова, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Альбина Хәлиуллина, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстанданы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин, “Нур” театры артистлары һәм башка мәртәбәле кунаклар тәбрикләде. Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов жюри рәисе булды.


Конкурска 600дән артык эш тәкъдим ителгән, шуларның 120се финалга үткән. Альбина Хәлиуллина билгеләвенчә, быел Тукай шигырьләрен сәнгатьле уку конкурсында беренче тапкыр балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре дә катнашкан. Мәктәпкәчә яшьтәге 105 бала һәм 16 иҗади коллектив көч сынашкан. Татар телендә 247 бала һәм 26 иҗади коллектив үз чыгышларын тәкъдим иткән.
— Иң күп катнашучылар саны 1-4нче сыйныфлар арасында булды. Башлангыч сыйныфта укучы 214 бала татар, урыс, башкорт, чуваш, удмурт, гарәп телләрендә чыгыш ясады, — диде Альбина Габит кызы.


“Тукай моңнары” конкурсы финалчылары, бер-берсен уздырып, исткиткеч сәнгатьле итеп, чын артистлардай чыгыш ясады.
Соңыннан килгән кунаклар да, шигърият сөючеләр дә, һәммәсе дә Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды, бөек шагыйрь рухына хөрмәт белдереп, аңа башын иде. Һәр елдагыча шагыйрьләр шигырьләрен укыды. Һәйкәл янында күмәкләшеп “Туган тел” җыры башкарылды.

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас