+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
29 апрель 2025, 04:15

"Фидан абый, ничек шулай инде…"

Фидан Гафаровны бүген туган авылына озатабыз. Мәңгелеккә...

"Фидан абый, ничек шулай инде…""Фидан абый, ничек шулай инде…"
"Фидан абый, ничек шулай инде…"

Башкортстан халык артисты Әнвәр Нургалиев социаль челтәрдәге сәхифәсенә Фидан Гафаров белән төшкән видеоларын куйган. Әйе, Әнвәр әйткәнчә, барыбыз да аклы-каралы телевизордан аның катнашлыгындагы спектакльләр карауны бер могҗиза кебек көтә идек.

«Фидан Сафич Гафаров! Фидан абый, ничек шулай инде… Бик зур югалту. Авыр, якын кеше китте. Ул үзе белән бер дәверне, изгелек дәверен, безнең совет балачагын алып китте. Бөек, легендар, искитмәле юмор хисе булган кеше. Андыйлар 100 елга бер туа. Фидан абый, тыныч йокла», – дип яза җырчы.

Идрис Кәлимуллинга әнисе ягыннан туганы да булган Фидан ага.

«Абыем, урының оҗмахта булсын! Син миңа һәрвакыт үрнәк булдың, әнкәем ягыннан туган булуың мине тагы да синең белән горурланырга өнди. Син – бөек артист!» – дип язган ул.

Һәрвакыт безнең арада булыр кебек иде ул. Ничек инде Фидансыз?!

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас