+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
29 апрель 2025, 08:50

“Тормышка позитив карашта булырга кирәк!”

Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты, җырчы һәм педагог Җәмил Әбделмановка – 60 яшь

“Тормышка позитив карашта булырга кирәк!”“Тормышка позитив карашта булырга кирәк!”
“Тормышка позитив карашта булырга кирәк!”
      Башкортстанның әйдәп баручы опера җырчыларының берсе – Җәмил Әбделмановның иҗат портфелендә илебез һәм Көнбатыш Европа композиторлары операларыннан 50дән артык партия бар. Аның күпкырлы иҗади йөзе башкару мөмкинлекләренең киңлеген күрсәтә. Ул академик әсәрләрне дә, халык һәм эстрада җырларын да оста башкара.
Актив башкару эше белән беррәттән, Хөкүмәт концертларында, республика, илебез, чит илләр иҗтимагый-сәяси һәм иҗади проектларында, шулай ук театрның фес­тиваль һәм гастрольләр эшчәнлегендә даими катнаша.
      Җәмил Әбделманов даими рәвештә дәүләт аттестация комиссиясе рәисе итеп билгеләнә, бик күп конкурсларда жюри рәисе яки әгъзасы итеп тәгаенләнә.
Җәмил Әбделәхәт улы, Башкорт дәүләт академия опера һәм балет театрының дәрәҗәле солистларының берсе, танылган җырчы булудан тыш, инде чирек гасыр З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының вокал буенча укытучысы да. Шушы ике өлкәне бердәй уңышлы алып баручы шәхесләр сирәк очрый. Без Җәмил Әбделәхәт улы белән юбилее алдыннан әңгәмә кордык һәм аның бүгенге тормышы белән кызыксындык.

      – 60 яшь – ир кеше өчен күп тә түгел, аз да түгел кебек. Гомер бәйрәмегезне нинди хисләр белән каршылыйсыз?
      – 60 яшь дигәч, әтием искә төшә. Ул аның иң көтеп алган туган көне булды, зур вакыйга итеп кабул итте. Хаклы ялга чыгу, аның чордашлары өчен чын мәгънәсендә зур вакыйга булып тора иде, чөнки ачлы-туклы балачак, сугыштан соңгы елларда дөнья көтү, авыр хезмәт бик күпләрнең гомерен кыскартты. 60 яшьлек әтием хәтеремдә карт бабай булып саклана. Бу шулай булгандыр да. Ул гомере буена Карлыман шикәр заводында эшләде, тырышып дөнья көтте, әнием белән җиде балага гомер бүләк итеп, аларны олы тормыш юлына чыгардылар. Әтием 85 яшендә бакыйлыкка күчте.
      60 яшькә җитсәм дә, хаклы ялга чыгарга иде дигән уй, өлкәнәю хисе юк. Моны мин тормышка булган карашымнан да күрәм. Кешедә позитив эмоцияләр күбрәк булса, ул иртә картаймый, минемчә.
       – Сезнең 55 яшьлек юбилеегызга багышлап “Кызыл таң” гәзитендә, “Тулпар” журналында матур әңгәмәләр бирелде. 5 ел күз ачып йомганчы узып та киткән. Шушы соңгы елларда тормышыгызда нинди үзгәрешләр булды?
       – Үзгәрешкә караганда, иң бәхетле хис-тойгыларым белән бәйле үзгәрешсезе – әниемнең исән-сау булуы. Ул тугызынчы дистәсен ваклый, Аллаһка шөкер. Әни янына кайтып, аның белән күрешеп, хәлләрен белеп, сөйләшүе генә дә зур бәхет.
       2021 елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан “Башкортстанның халык артисты” дигән мактаулы исем алу бәхетенә ирештем. Опера һәм балет театрында яңа рольләр һәм образлар тудырырга насыйп булды. Укучыларым да уңышлары белән сөендереп тора. Соңгы еллдарда Радмир Хәсәнов, Дамир Таипов, Ян Лейша, Салават Мөхедъяров, Рәдиф Зарипов Башкортстан-ның – атказанган артисты, Илфир Солтанов – Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булдылар. Гаиләбезгә кагылышлы үзгәрешләр дә сөенечле булды. Кызыбыз кияүгә чыкты, оныгыбыз туды. Улыбыз югары уку йортын тәмамлап, үз һөнәре буенча эшләп йөри. Балаларыбыз үзаллы тормыш корып яши, Аллаһка шөкер. Бу да әти-әни өчен бик мөһим. Башкортстан филармониясенең “Әдәби сишәмбе” проекты кысаларында хатыным Зинфираның иҗатына багышланган “Күңелең лабиринтлары буйлап...” шигърият һәм романс кичәсе үтүен дә әйтәсем килә. Әлеге программаның нигезен Зинфира Әбделманова поэзиясе тәшкил итсә, мин романслар башкардым.
       – Ул шигърият һәм романс кичәсе катнашкан һәм тамаша кылган һәркем­нең күңелендә озак сакланырдай матур тәэссо­ратлар калдырды. Киләчәктә дә шушындый уртак проектлар эшләргә планыгыз бармы?
       – Зинфираның шигърият белән кызыксынуы мәктәп елларыннан ук башлана. Ул Пушкин, Блок, Ахматова, Цветаева иҗатына гашыйк була. Беренче шигырьләрен Булат Окуджава җырлары тәэсирендә иҗат итә, урыс телендә яза. Профессиональ музыкант буларак, ул башкорт һәм татар шагыйрьләре шигырьләренә җырлар иҗат итә. 2012 елда Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты аның “Яңгыр көтәм” дигән шигырьләр җыентыгын чыгарды. Бүген инде ул Башкортстан һәм Татарстан шагыйрь­ләренең шигырьләренә иҗат иткән романслар һәм җырларның текстларын, ноталарын бергә туплап, җыентык чыгару өстендә эшли. Якын киләчәктә Зинфираны тамашачыга композитор буларак танытып, зур концерт оештырырга хыялланабыз.
       – Җәмил Әбделәхәтович, Сезне Башкортстан опера һәм балет театрының дәрәҗәле солистларының берсе, матур, бәрхет тембрлы, ягымлы тавышлы, югары вокал сәнгатенә, чагу сәхнә образына ия булучы итеп беләбез. Сез – бихисап җырлар, опера партияләре башкаручы җырчы. Ул әсәрләрнең һәркайсының сүзләрен, ноталарын ничек хәтерегездә саклыйсыз? Югыйсә, соңгы елларда яшь кенә җырчылар да сәхнәдә кәгазьгә карап җырлый...
       – Хәтерне яхшы саклыйм дисәң, аны яшьтән үк күнектерү кирәк. Кечкенәдән шигырьләр ятлау, шулай ук, хәтерне күнектерә. Совет мәктәбендә беренче сыйныфтан ук шигырьләр ятлап сөйләү программага кер­телгән иде. Кызганыч, хәзер алай түгел. Бәлки, яшьләрнең хәтере начарлануы шуңар­дан да киләдер? Ноталарны истә тоту да зур хезмәт сорый. Моның өчен дә бик күп эшләргә, әледән-әле күнегүләр ясау таләп ителә. Яшь һәм булачак җырчыларга әйтер сүзем шул: спортчылар кебек, көн дә үзең өстендә эшләү мотлак!
       – Җәмил Әбделәхәтович, Сез сәнгать институтының бишенче курсында укыганда ук сәнгать училищесында бүлек мөдире булып эшләгән Фәрзәнә Сә­гыйтова тәкъдиме буенча сәнгать училищесына укытучы булып эшкә алынасыз. Бу инде яшь кадрларны үстерү максатыннан да эшләнгәндер. Бүген бу мәсьәлә ничек хәл ителә? Яшьләр җаваплы, сабырлык таләп иткән укытучылык һөнәренә киләме? Белүемчә, Уфа сәнгать институтында да, училищеда да укытучылар арасында яшьләр бик күренми.
       – Дөресен генә әйткәндә, үземнең студент елларында да укытучылар арасында күбрәк өлкән яшьтәгеләр иде. Әйтергә кирәк, бу бик начар түгел, чөнки безнең өлкәдә сәхнә тәҗрибәсе дә булган укытучы укучысына күбрәк белем бирә, үз тәҗрибәсе белән уртаклаша ала. Тагын бер мотлак сыйфат –күңелең, булмышың белән укытучы булу һәм шуңа омтылу. Мин балачакта мәктәптәге укытучыларыма соклана, аларның күп белүенә, укымышлы булуына хәйран кала идем. Гомумән, Совет чорында укытучы – иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе булды.
Ә инде яшьләргә килгәндә, чынлап та, арабызда алар күбрәк булса, яхшырак булыр иде. Яшь белгечләр килеп карый, тик күпләрне эш хакы канәгатьләндерми. Бу да дөрес дип уйлыйм, чөнки яшьләргә аякка басарга кирәк, гаиләсен тәэмин итү өчен матди як та нык булырга тиеш. Аннары, соңгы елларда тормыш кыйм­мәтләре үзгәрде. Кешеләрне, беренче чиратта, матди байлык кызыксындыра.
      – Ә Сезнең үзегез өчен беренче урында нәрсә? Матди байлыкмы, әллә инде рухи байлыкмы?
      – Безнең чор кешеләренең күбесе өчен рухи байлык берен­че урында булды. Мин һәрвакыт булганына шөкер итеп, канәгать, рәхмәт­ле булып яшәргә тырыштым. “Сәла­мәтлек – зур байлык” дигәнне дә онытмаска кирәк.
      – Халкыбызда: “Бер рәхмәт – мең бәләдән коткарыр”, дигән әйтем бар. Сезгә рәхмәт сүзен еш әйтәләрме?
       – Рәхмәт сүзен еш ишетәм дип әйтә алмыймдыр, ләкин рәхмәтлелек тойгысы тамашачымның алкышлары, студентларым­ның уңышлары, дусларымның, якыннарымның терәге аша миңа матур бер күренеш булып кире әйләнеп кайтуын беләм. Менә нәкъ шундый тойгылар яшәргә, иҗат итәргә көч-кодрәт, илһам бирә. Тагын бер ягы бар – рәхмәтне аванс белән ала белергә дә, димәк, тагын да тырышыбрак эшләргә, армый-талмый иҗат итәргә кирәк. Шулай булганда гына сине “йолдыз” чире урап уза.
       – Җәмил Әбделәхәтович, юбилей концертларыгыз булачакмы?
      – Иҗатыма багышланган юбилей кичәсе көз айларының берсенә планлаштырылган. Ул 32 ел хезмәт куйган төп эш урыным – Башкорт опера һәм балет театры сәхнәсендә узачак. Ә инде студентларым белән ел да үткәрелә торган концерт, Ходай Тәгалә кушуы буенча, нәкъ туган көнемдә – 29 апрельдә Уфа сәнгать институтының Ф. И. Шаляпин исемендәге концерт залында узачак. Ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклау­чылар елына багышлана.
       – Җәмил Әбделәхәтович, Сез, төп эшегездән тыш, чирек гасыр булачак җырчыларны тәрбиялисез. Ничә балага канатлар куеп, олы сәхнә юлына озат­каныгызны санаганыгыз булдымы?
       – Санаганым булмады. Бәлки, шушы юбилеем алдыннан вакыт табып, санарга да кирәктер. Иң мөһиме – мин эшемне яратып башкарам. Студентларыма укытучы да, киңәшче дә, кайсыбер вакытта әти дә булырга туры килә. Һәр баланың табигатьтән бирелгән сәләтен күреп, дөрес юнәлеш биреп, аны тагын да үстереп җибәрә алу – менә шунда инде укытучының төп билгеләнеше. Һәр студентым укуын тәмамлап чыгып киткәндә моңсу булып кала, әйтерсең дә йөрәгеңнең бер өлешен кисеп алалар. “Яңа уку елында монысы кебек үк сәләтле, акыллы бала укырга килсен иде”, – дип телисең һәм өр-яңадан иҗади процесска чумасың. Тормыш шулай дәвам итә.
      – “Тормышның үз кануннары” дигән әйтем белән килешәсезме?
      – Тормышның үз кануннары булса да, кешенең үзеннән дә тора. Күп нәрсәне сабырлык белән көтеп алырга кирәк икәнлекне яхшы беләм. Юкка гына: “Сабыр төбе – сары алтын”, димиләр бит. Ходай һәр нәрсәне үз вакытында юлыңа чыгарып куя. Хак Тәгалә биргән сәләтне вакларга, аңа хыянәт итәргә ярамый. Киресенчә, һәрвакыт рәхмәтле булып, барган юлыңнан тайпылмыйча, белемеңне камилләштерергә кирәк.
      – Җәмил Әбделәхәтович, эчтәлекле әңгәмә өчен рәхмәт! Киләчәктә дә Сезгә уңышлар юлдаш булуын телибез!

***

      Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Салават Юлаев һәм Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры Идрис Газиев:
      – Җәмил Әбделмановның иҗаты белән мин Казанда узган Халыкара татар җыры конкурсында таныштым. Бу 1995 елның апреле иде (төгәл 30 ел элек). Ул анда Мостафа Ногман сүзләренә Рөстәм Яхин иҗат иткән “Киек казлар” җырын башкарып, жюри әгъзаларының югары бәясен алган иде. Жюри рәисе – бөек татар җырчысы Илһам Шакиров иде. Минемчә, ул яшь, перспективалы артист, матур бәрхет тавышлы җырчы буларак нәкъ шушы конкурстан соң тагын да ныгырак танылу алды. Опера һәм балет театры солисты буларак та киң билгеле. Ул бик күп опера партияләрен башкару бәхетенә ия булды. Ә инде башкорт композиторларының операларында якты, матур образлар тудырыруы аерым игътибарга лаек. Ул бүген дә Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында армый-талмый хезмәт итүен дәвам итә.
Без Җәмил Әбделәхәт улы белән бик күп концертларда бер сәхнәдә чыгыш ясап, иҗат казанында кайнадык. Сәнгать институтында да бер коллективта хезмәт итәбез. Икебез дә җыр сәнгатен укытучылык һөнәре белән бергә бәйләп алып барабыз. Аның укучылары инде илебезнең төрле сәхнәләрендә чыгыш ясый. Җәмил Әбделәхәт улы җырчы буларак та, укытучы буларак та үзен көчлеләр сафында күрсәтте. Мин аны гомер бәйрәме белән ихлас тәбрикләп, иҗади уңышлар телим!

     Русиянең атказанган,Башкортстанның халык артисты Тәнзилә Үзәнбаева:
– Җәмил Әбделәхәт улын мин аның студент елларыннан ук беләм. Ул минем энем Юлай белән бер чорда Уфа сәнгать институтында белем алды. Ул чакларда студентлар Башкортстанның төрле районнарында чыгыш ясый иде. Җәмил дә энем Юлай белән безнең туган якларга концерт куярга кайта иде. Бик ипле, тәрбиялелеге белән игътибарны җәлеп итүе исемдә калган. Ул сәнгать институтын тәмамлагач, опера һәм балет театрында эшли башлады. Аңа Ходайдан искиткеч матур тавыш бирелгән. Моңа өстәп, ул – бик тырыш, үз-үзенә таләпчән кеше. Катлаулы опера арияләре белән беррәттән романслар, татар, башкорт халык җырларын да оста башкаруы белән сәнгать осталарын да, гади тамашачыны да һәрвакыт таң калдыра.
Җәмил Әбделәхәт улы белән безнең юллар укытучылык эшендә дә кисеште. Без инде аның белән 20 еллап бер коллективта студентларга булачак һөнәр серләренә ишек ачарга ярдәм итәбез. Ул бу өлкәдә дә искиткеч талантлы, үз эшен югары дәрәҗәдә башкаручы булып танылды. Коллективта ул зур хөрмәт казанды. Без аның белән бик күп конкурсларда жюри әгъзасы булып катнашабыз. Менә шушы хезмәттә дә аның армый-талмый эшләвен ассызыкларга кирәк. Республиканың төрле районнарында һәм шәһәрләрендә узучы конкурс-фестивальләрдә аны көтеп алалар. Ул жюри рәисе булган бәйгеләрнең дәрәҗәсе дә югары. Ул һәрвакыт вокал буенча остаханәләр үткәрә, бәйгедә катнашучыларга үзенең киңәшләрен бирә, дөрес юл күрсәтә.
Җәмил Әбделәхәт улы ярдәмчел, ачык һәм киң күңелле, сәләтле кеше булудан тыш, күпләрдә сирәк очрый торган юмор хисенә дә ия. Аның белән бер очрашып сөйләшү дә бәйрәмгә әйләнә, кәефләр күтәрелә. Хатыны Зинфира белән гөрләтеп дөнья көтәләр, үзләре кебек акыллы ул һәм кызга матур тәрбия биреп, олы тормыш юлына чыгардылар. Җәмил Әбделәхәт улының әнисенә карата зур ихтирамлы булуын да ассызыклыйсым килә. Аның әнисенең сүзләрен мин дә тормыш девизы итеп алдым: “Әйтер сүзең көмеш булса, әйтми калуың – алтын!

      Башкортстанның халык артисты, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать институты профессоры Фирдус Шәрәфуллин:
     – Без Җәмил Әбделәхәт улы белән хезмәттәш кенә түгел, ә инде күптәннән тугры дуслар да. Безнең дуслыкка инде утыз елдан артык. Икебез дә сәнгать училищесында укыдык. Ул шул чакта ук тәртибе, итагатьлелеге, зыялылыгы, тырышлыгы белән башка студентлардан аерылып тора иде. Аңа Ходай Тәгалә табигатьтән бик зур байлык – матур тембрлы тавыш бүләк иткән. Ә инде менә шул тавышны үстереп, саклап эш итә белү, шулай ук, зур көч таләп итә.
Училищедан соң икебез дә сәнгать институтына укырга кереп, аны тәмамладык һәм хезмәт юлыбызны да шунда башладык. Шул чакларда Язучылар берлеге районнарда бик еш әдәби-музыкаль очрашулар үткәрә иде. Яшь булсак та, безне шагыйрьләр, журналистлар белән берлектәге очрашуларга еш чакыралар иде: мине – гармунчы, Җәмилне – җырчы буларак. Бик күп районнарда иҗади командировкаларда бергә йөрергә насыйп булды. Берсендә Җәмилнең туган төбәге – Кырмыскалы районының Сарт-Чишмә авылында чарада катнаштык. Авылдашларының аны бик хөрмәт итүе, яратуы сизелеп тора иде. Шунда бер авылдашы Җәмилнең кечкенәдән китап укырга яратуын, мәктәп, авыл китапханәсендәге китапларны укып чыккач, күрше авылга баруын сөйләгәне хәтердә калган. Чынлап та, Җәмил Әбделәхәт улы киң эрудицияле булуы белән дә аерылып тора.
Ул студентлар белән уртак тел таба, дәресенә карата мәхәббәт уята белә. Аның дәресләрен һәр студенты көтеп ала. Ә инде үзе зур сәхнәләрдә чыгыш ясап, җыр сәнгатендә тупланган шәхси тәҗрибәсе белән уртаклашуы яхшы нәтиҗәләр бирә – аның укучылары арасында бүген инде зур дәрәҗәле исемнәр яулаганнары да бихисап.
Уфа сәнгать институтында укытудан тыш, ул – Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының иң дәрәҗәле солистларының берсе, танылган җырчы булуы белән дә сокландыра. Бу инде аның бик тырыш, таләпчән булуын күрсәтеп тора. Нинди генә югары үрләр яуласа да, Җәмил Әбделәхәт улының гадел һәм гади булып кала белүе сокландыра.

      Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Октябрьский музыка колледжының вокал буенча укытучысы Галия Мусина:
      – Җәмил Әбделәхәт улы – Октябрьский музыка колледжының “Соло һәм хор халык җыры” бүлегенең хезмәттәше, остазы һәм дусты. Югары звено вәкиле буларак, ул еш кына колледжка дәүләт квалификация комиссиясе рәисе сыйфатында килә, остаханәләр үткәрә. Безнең өчен бу – зур дәрәҗә. Җәмил Әбделәхәт улы бик зур сәхнә тәҗрибәсенә һәм бәхәссез педагог сәләтенә ия, талантлы яшь җырчыларны тәрбияләүгә бик сакчыл карашта. Безнең студентлар аңа зур ышаныч, хөрмәт белән карый, киңәшләрен кабул итә. Без аны юбилее белән котлыйбыз. Бу матур дата талантлы артистка, сизгер педагогка, киң күңелле кешегә чын күңелдән соклануыбызны белдерү өчен тагын бер сәбәп булсын!

     Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор, Уфа сәнгать училищесының вокал буенча укытучысы Рима Садыйкова:
     – Иҗади портфолиосында 50дән артык опера партиясе булган Җәмил Әбделәхәт улының актив башкару эшчәнлеге укытучылык осталыгы белән органик рәвештә үрелеп бара. Җәмил Әбделмәновның шәкерт­ләре бүген илнең опера һәм музыкаль театрларында уңышлы эшли, башкорт опера мәктәбен лаеклы тәкъдим итә. Ә аны үстерү өчен танылган һәм данлыклы җырчы Җәмил Әбделманов бик күп эшли.
Җәмил Әбделәхәт улы – җырчы солист һәм педагог, аның өчен кешелеклелек, яхшылык, намуслылык, дуслык сүз генә түгел, ә аның асылы. Мин аның белән булган дуслыкны бик кадерлим һәм нәкъ менә хезмәттәшләр булуыбыз белән горурланам. Аны чын күңелдән юбилее белән котлыйм! Илһам, бәхет һәм зур иҗади казанышлар телим!

     Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Дилә Булгакова:
     – Якташым Җәмил Әбделманов – искиткеч шәхес. Ул кешелекле, итагатьле, ярдәмчел. Җәмил, армый-талмый сәнгатькә хезмәт итүеннән тыш, үрнәкле гаилә башлыгы, яраткан әти дә. Хатыны Зинфира  белән ул һәм кыз тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына чыгардылар. Бүген инде алар – яраткан картәни белән картәти. Ул бихисап студентларына да хәстәрлекле әти карашлы укытучы. Шуңа күрә дә аны укучылары хөрмәт итә, аңардан үрнәк ала.
Җәмил – тугызынчы дистәсен ваклаган әнисе өчен бик итагатьле бала. Ул һәрвакыт әнисен зурлый, янына кайтып хәлләрен белә, хөрмәтли.
Якташым белән без иҗатташ дуслар да. Ул минем шигырьләргә язылган “Кыр казлары”, “Яшьлеккә барыр юл бармы?” һәм башка җырларны башкара. Җәмилне бөркеткә тиңләп, шушы шигырьне яздым:
Болытларны ярып бөркет оча.
Канатына җилләр тотынган.
Тирә-якны күзли үткер күзе,
Урап үтә төпсез упкыннан.

Болытларны ярып бөркет оча,
Җил-давыллар кала бер өнсез.
Бөркетләр ул таусыз була алмый,
Таулар була алмый бөркетсез!

Тау күкрәгенә ятып тыңла әле,
Йөрәккәе тибә – ялкын-ут.
Баш очымда урап-урап очкан
Тау саксычы, ахры, шул бөркет!”

     Башкортстанның атказанган артисты Радмир Хәсәнов:
     – Җәмил Әбделәхәт улын күркәм юбилее белән чын күңелдән котлыйм! Аңа ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар телим! Хезмәттәшләренең һәм җитәкче­ләренең хөрмәтен күреп, тоеп эшләргә язсын! Рәхмәтле студентларның күбрәк булуын, барлык эшләрдә уңышлар, озын һәм бәхетле гомер еллары телим.
Мин укытучыма зур рәхмәтлемен. Миңа булган ышанычы, үзенең бай сәхнә һәм тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашуы өчен аның каршында баш иям. Аның студенты булу зур бәхет булды, җылы истәлекләр белән бәйле ул елларны һәрвакыт хәтеремдә саклыйм.
Җәмил Әбделәхәт улының студенты булу белән чиксез горурланам һәм аның исеменә тап төшермәскә тырышып яшим һәм эшлим.

     Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле солисты Хәйдәр Мохтаров:
     – Җәмил Әбделәхәт улы – минем өчен югары класслы укытучы. Ул – миңа профессиональ вокаль белеме бирүдән тыш, тормыш мәктәбен дә өйрәткән кеше. Укытучым һәрвакыт киңәшләрен бирде, килеп туган сорауларның чишелешен эзләргә ярдәмләште. Аның ярдәмендә мин сәхнәне яратырга өйрәндем. Без бергәләп бик күп халыкара, бөтенрусия һәм республика конкурсларында катнаштык һәм мин күпсанлы лауреат исемнәре һәм Гран-При иясе булдым. Боларның барысына да Җәмил Әбделәхәт улы нәсыйхәтләре ярдәмендә ирешелде. Ул һәрвакыт: “Җырчы-студент сәнгать институты диварларында дәреслекләр алдында гына утырырга тиеш түгел. Җырчы-солист иң зур тәҗрибәне бары тик сәхнәдә генә ала”, – дип әйтә иде. Моның өчен мин аңа чиксез рәхмәтле.
Хөрмәтле укытучымны чын күңелдән юбилее белән котлыйм һәм ныклы сәламәтлек телим. Үз эшегезгә карата булган зур хөрмәт һәм сабырлыгыгыз, музыкага булган мәхәббәтегез һәм кешеләргә гүзәллек, иҗат шатлыгын бүләк итә белүегез өчен Сегә тирән рәхмәтемне белдерәм.

Сәхифәне Зөһрә ИСЛАМОВА әзерләде.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас