+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Минем белән татарча сөйләшегез!"

Данир Сабиров балаларына шундый таләп куйган. Ә сез куйдыгызмы?

"Минем белән татарча сөйләшегез!""Минем белән татарча сөйләшегез!"
"Минем белән татарча сөйләшегез!"
Данир Сабиров кече кызы Данияне татарча сөйләшергә өйрәткән. Бала атнадагы көннәрне татарча санап күрсәтә. Данир кызы белән горурлануын белдергән.  

«Телебезне саклап калыр өчен көрәшергә түгел, ә сөйләшергә кирәк», – дип һәрчак әйтәм. Бервакыт балаларым «мама», «папа», «хлеб» дип сөйләшә башлагач: «Минем белән бары тик татарча сөйләшегез», – дип шарт куйдым. Баштагы мәлдә кайбер сүзләрне әйткәндә телләрен сындырыр кебекләр иде, әмма юк. Өйрәнделәр бит! Урысчага күчәләр икән, аңламаган кыяфәт ясыйм. Кечкенә адымнар белән бүгенгесенә килдек. Канәгатьмен. Үзем белән горурланам! Шул вакытта дөрес карар кабул итүем белән!

Әйе, миндә ага татар каны, мин бит үзбәк баласы», – дип яза Данир.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас