

Җырчы Рөстәм Галиев бу көннәрдә «Туган тел» телеканалы оештырган тамашада чыгыш ясаган.
«Рөстәм Галиев – элегантлык һәм сәхнәгә тугрылык эталоны», – дип бәя бирәләр аңа, социаль челтәрләргә җырлаган видеосын куеп.
Тамашачыларга Рөстәмнең яңа җыры бик ошаган. Алар арасында аның элекке хатыны Ләйлә Галиева да бар. Ул Рөстәмгә уңышлар теләп комментарий калдырган. Халык Ләйлә белән Рөстәм Галиевның аерылышканнан соң да яхшы мөнәсәбәтләрдә калуына сокланган.
«Сезне хөрмәт итәм. Аерышкач та тавышланып йөрмәдегез»;
«Ләйлә, сокланам Сезгә. Сез - бик зирәк, тәрбияле, игелекле кеше», – дип язалар Ләйләгә.