Сөенече белән ул социаль челтәрләрдә уртаклаша. «Тормышыбызның яңа этабы», – дип язган ул, никах фотоларын куеп.
Җырчының кәләше Гүзәл исемле. Ул – фотограф.
Ике ел элек Айдар «Туган тел» каналындагы «Сер итеп» тапшыруында өйләнергә теләвен әйткән иде. «Өйләнәсем килә! Үземнең сөйгән ярымны табып, тормыш корырга вакыт. Хәзер социаль челтәрләр аша да язышып була, аралашырга мөмкинлекләр күп», – дигән ул.
Димәк, тапкан! «Котлыйм, брат», «Ну неужели», «Никахыгыз гомерлек булсын», «Ниһаять! Гаилә бәхете телим, Айдар», – дигән комментарийлар бик күп калдырганнар аңа.
Яшьләргә бәхет телибез! Мәхәббәтегез гомерлек булсын!