Лейнага интервьюсында ул үзенә бирелгән иң зур бүләк турында әйткән. “Шахта" җырын җырлаган өчен чәшке тун бирделәр”, – ди Зөлфия Шакирова.
Җырчы элек яшәгән урыннарын да искә төшергән. Бу хакта "Tatar today" сайты язган.
“Тулай торактан 13 квадрат метрлы бүлмә бирделәр. Безнең тимер карават куярлык кына урын. Һәм шунда утырырлык кына урын иде – тезләр тиеп тора. Декорация бирделәр Җәвит абыең театрда эшләгәч. Шуның белән бүлмә бүлдек. Тормыш менә никадәр генә авыр булса да, шулкадәр бәхетле көннәр иде. Хәзер яшьләр андый түгел, аларга хәзер үк зур, ике катлы йорт, яхшы машина кирәк”, – дип сөйли ул.
“Бу вакытта иң авыры ни булды?” – дип сорый Лейна. “Биш гаиләгә бер бәләкәй генә кран. Шуннан тамчылап кына су ага. Кем беренче булып керә – шул юына. Коляска белән баланы алып чыгып китә идек. Урамда берәрсе татарча сөйләшсә, “бу әйбәт кеше, безнең кеше икән” дип, баланы калдырып, берәр сәгатькә радиога кереп, җыр яздырып чыгабыз”, - дип искә алган Зөлфия ханым.