+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Безгә Казаннан ач татар килде.."

Башкортстанның халык артисты Радик Юлъякшин Мәскәүгә килгәч, Олег Газмановка кунакка барган.

"Безгә Казаннан ач татар килде..""Безгә Казаннан ач татар килде.."
"Безгә Казаннан ач татар килде.."
Радик бу хакта видео төшереп, тамашачылары белән уртаклашкан.

  «Хитлар һәм стейклар "кыздыру" буенча мастер-класс үткәргәне өчен Олег Михайловичка рәхмәт яусын», - дип язган Радик Юлъякшин төшергән видеосы астында.

Олег Газманов та бик шат күренә.

- Безгә Мәскәүгә Казаннан ач татар килде. Ул – талантлы җырчы, аңа ит ашатырга кирәк, ир-атка тагын нәрсә ашатасың инде?» - дип шаярта ул. "Төшке ашка Олег Николаевичка килдем. Шикарно",  - ди Радик.

Артистлар арасындагы дуслык былтыр башланган иде.  Олег Газманов Радикның Мәскәүдә узган концертына да килде.

Фото: видеодан скриншот.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас