Ул социаль челтәрләрдә үзенең тәэссоратлары белән уртаклашып барды.
Җырчы Италиядә булды, Рим папасы үлгәннән соң 252 кардинал съездын күрде. Аннан соң Швециягә, Даниягә барды. Стокгольмда шәһәр үзәгендә «Яратам» дигән татар җырын башкарды. Ул чит илләрдә бары тик татар милли бизәкләре булган киемнәр генә киеп йөрде.
«Кадерле дуслар, хәзер мин Швеция, Стокгольмда. Сез әлеге кадрларда 80 еллык тарихы булган патша сараен күрәсез. Ә мине якташыбыз, күп җырлар авторы Гөлүсә Зыятдинова төшерә. 30 ел элек ул Швеция татарына кияүгә чыгып, бирегә күчеп килде. Хәзер ул мине бу илнең матур урыннары белән таныштыра. Мин аларга кунакка килдем, зур рәхмәт, мине шундый яхшы кабул иттеләр. Гөлүсә апа махсус минем өчен җыр язган иде, 2 ел элек без бу җырны яздырдык һәм аның белән «Яңа татар җыры»нда җиңдек. Һәм хәзер монда, Швециядә, мин сезгә бу җырны башкарырга телим. Ленар Шәех сүзләренә Гөлүсә Зыятдинова иҗат иткән «Яратам» җыры, – дип сөйли Айгөл Бариева социаль челтәрләрдә.
Айгөл үз гомерендә утызлап илдә булган, кайберләрендә икешәр тапкыр. Ә Италия белән Канадада дүртешәр тапкыр.
Фото: җырчының шәхси аккаунтыннан