+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Миндә онкология таптылар..."

Фирдүс Тямаев бик авыр хәбәр җиткерә.

"Миндә онкология таптылар...""Миндә онкология таптылар..."
"Миндә онкология таптылар..."

"– Калкансыман биздә ике якта да онкология. Бөтен анализларны тапшырдым. Бернинди төшенкелек юк. Бергә булганда барысын да җиңеп чыгабыз. Хәзер тикшеренүләр узып торам. Петербургта операция ясау турында да сүз кузгатканнар иде. Әлегә туктадык, күзәтеп торырга куштылар.

– Бу хәбәр аяз көндә күк күкрәгән шикелле...

– Эстрадага килгән чорымда нерваларны шактый какшаттылар. Сез белмәгән сынаулар да бар. Милләтпәрвәр кеше һәрвакыт йөрәге, күңеле белән әрни. Барысын үзе аша үткәрә.

– Сез сәхнәдә җырлыйсыз, биисез. Барысы да яхшы кебек тоела. Ә күңелегездә?

– Кемгәдер, бәлки, ярдәмем дә тиядер. Ярдәм итмичә тормыйбыз. Кызым тууы кебек шатлыклы мизгелләрем яман шеш булудан саклап калгандыр. Иң мөһиме – яман шеш түгел. Әле барысын да җайга салып була, шуңа кәефне төшермим. Әмма онкология булуы – факт", - дигән ул "Шәһри Казан" хәбәрчесенә.

Тормыш сынауларын кабул итеп, лаеклы үтәргә, бу чирне җиңәргә язсын. Сабырлык, ныклык, уңышлар телибез Фирдүскә!

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас