2022 елда ачылган "Шүлгәнташ" комплексы эшләтеп җибәрелгәннән бирле 120 меңнән артык кешене кабул иткән. Анда 4 меңгә якын экскурсия уздырылган.
2022 елдан 2024 елга кадәр музей базасында фәнни–гамәли форумнардан һәм күргәзмәләрдән алып, этнофестивальләргә һәм концертларга кадәр 50дән артык чара узган. Проект Бөтенрусия һәм Халыкара акцияләрдә, шул исәптән «Музей төне», «Сәнгать төне» һәм «Европа мирасы көннәре»ндә актив катнаша.
Евразия күчмә цивилизацияләр музеен төзү кысаларында «Тура-хан» визит-үзәген булдыру төбәкнең мәдәни мирасын популярлаштыруның уңышлы практикасын дәвам итте. 2024 елның июлендә ачылганнан бирле визит-үзәккә 90 меңнән артык кеше килгән. Биредә төрле форматтагы 50гә якын вакыйга – лекцияләр, концертлар, конференцияләр, иҗади очрашулар узган. Объектны мәктәп һәм социаль туризм программаларына керткәннәр, 20 проценттан артыгы – мондый маршрутларда катнашучылар.
Радий Хәбиров Башкортстанның тарихи-мәдәни инфраструктурасын киңәйтүнең мөһимлеген ассызыклады, шул исәптән Евразия күчмә цивилизацияләр музеен булдыру нәтиҗәсендә.
- Без әлеге объект төзелеше буенча "юл картасы" турында фикер алыштык. Нәрсәдән башларга һәм алга таба ничек хәрәкәт итәчәгебезне аңлыйбыз. Визит-үзәк үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте инде - кешеләр тарафыннан аңа карата кызыксыну югары. Шуңа күрә туктарга ярамый - эшне дәвам итәргә кирәк. Әлеге мөһим проектны үстерү белән шөгыльләнүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерәм, - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.
Фото: glavarb.ru