"Сәлам, дуслар. Бүген көне буе миңа туганнар, дуслар телефоннан шалтырата, хәлләрне беләләр. Интернет дөньясында хатлар язалар. Анда минем турында бик күп хәбәр язганнар. Дәваханәдә ята, дип язганнар, инде үтереп тә, җирләп тә куйганнар. Минем белән барысы да әйбәт.
Кеше чирләмичә тормый. Онкология инде ике кешенең берсендә бар. Аның усалы һәм җиңел үтә торганы була. Аллаһка шөкер, миндә җиңел үтә торганы булып чыкты. Бүгенге көндә дәвалану алам, барысы да әйбәт. Кайгыртканыгыз өчен зур рәхмәт. Үзегезне саклагыз, елына бер тапкыр булса да тикшеренегез! Исәнлек беренче урында тора. Әле җырлыйсы җырлар калды, күрешәсе көннәр алда. Исән-сау булыгыз, үзегезне саклагыз. Мин сезне «просто люблю». Бирешмәбез, Аллаһ теләсә! Чын күңелдән рәхмәт сезгә! – дип сөйли ул видеода.
Аллаһка шөкер! Исән генә бул, Фирдүс!