Бу хакта ул социаль челтәрләрдә сөйли.
– Язылучыларым арасында зыян гына эшләргә теләүчеләр дә бар. Аудиториям 200 меңгә тулды, дигәч, кемнәрдер миннән китә башлады. Хәзер 198 998 кеше калды. Нигә зыян эшләргә? Нигә миннән китәргә? – дип борчыла җырчы.
Берничә көн элек җырчының язылучылары 200 меңгә җиткән. Гөлназ бу хакта, иҗатын сөючеләргә рәхмәт белдереп, сторисына видео урнаштырган. Шуны гына көткәндәй кемнәрдер аннан китә башлаган. Гөлназ шуңа борчылган. Җырчы өчен аудитория бик мөһим инде ул.
Фото: җырчының шәхси аккаунтыннан