Бибинур апа апрель башында вафат булды. Барлык балалары, оныклары һәм якыннары аның кырыгына Миякә районының Олы Кәркәле авылына җыелганнар.
Гүзәл балачагы узган авыл урамнары буйлап бара һәм биш яшьлек чагын исенә төшерә. «Мин әлеге урам буйлап атлыйм, һәм ул миңа шундый зур булып тоела…
Әбием мине кибеткә җибәрә, ә үзе барып җиткәнемне карап тора иде. Мин аның агач артына качып торуын күрәм, шуңа да курыкмый идем… Ул минем үзаллы булып үсүемне теләде.
Бүген әбием киткәнгә 40 көн. Әмма аның хәзер дә мине күзәтеп торуын беләм…» – дип яза Гүзәл.
фото: Гүзәлнең шәхси аккаунтыннан