

Радик Юльякшин хатыны Инзилә белән поездда Мәскәүгә барып кайткан.
Җырчы социаль челтәрләрдә тәэссоратлары белән уртаклашкан.
«Килешәсездер, поездларның һәм тимер юл вокзалларының үз романтикасы. Мин ешрак машинада яки самолетта очам: тиз дә, уңайлы да бит инде. Әгәр вакыт бар икән, поезд да шәп. Тәгәрмәчләр тавышына йоклап китәсең һәм станциядә уянасың. Ә анда кемдер каршы ала, кемдер озата, шуларны күзәтергә кызык. Хәзер инде поездлар заманча, әмма балачактагы шул атмосфера саклана. Стаканда кайнар чәй, өстәлдә пешкән йомырка, колбаса, яңа өзелгән кыяр. Хәтерлисезме? Тиз пешә торган токмач пешерәсе килә башлый. Йокы туйдырып, Казанга кайтып җиттек», – дип яза Радик.
Язылучылары "Бу чыннан да шулай", "Шәп!", "Поездның үз романтикасы" дип комментарийлар калдырганнар. Поездга утырып берәр җиргә барасы килеп китте әле безнең дә. Сезнең дәме?