+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Балалар телендә – аятьләр!

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчетендә сабыйлар арасында Коръән уку бәйгесе узды

Балалар телендә – аятьләр!Балалар телендә – аятьләр!
Балалар телендә – аятьләр!


     “Ихлас” мәчете – диндәшләребезнең яраткан иман йорты, кадимге көннәрдә дә намаз вакытларында биредә заллар тулы була. Ә инде Коръән бәйрәме оештырыл­ган көнне мәчет иртән-иртүк көчле һәм күчле умарта кебек гөжләп торды. Сәгать тугызда теркәлү башлангач, төрле яшьтәге балалар үзләренә тиешле өстәлләр янына ашыкты. Кайберләре, аулаграк урынны биләп, бәйгедә сынатмас өчен, Коръән аятьләрен кабатларга, хәтерендә яңартырга кереште.

     Чарага 4 яшьтән алып 14 яшькә кадәр ир һәм кыз балалар чакырылып, алар олы сынауга әти-әниләре, остаз-мөгаллимнәре озатуында, хәтта күпләре тулы гаиләләре белән – кече эне-сеңелләрен дә ияртеп килгән иде. Елдагыча, бәйгечеләр бәйрәмгә Башкорт­станның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан җыелды.
     Балалар арасында Коръән аятьлә­рен укучылар бәйгесе быел җиденче тапкыр, һәм, гадәттәгечә, Халыкара мөселман бизнесы ассамблеясе, Башкортстан мөселманнары диния нәзарә­тенең Уфа шәһәре Киров районы “Ихлас” мөселман дини оешмасы тарафыннан оештырылды. Бәйгенең “Тыныч-лык авазы” дип аталуы да нигезле: динебез тыныч хәяткә, иҗти­һатка, дөньялыкта тырыш хезмәткә, татулыкка әйди. Коръән – Аллаһы Тәгаләдән пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламгә вәхиләр аша иңдерелгән изге Китап, ул мөселман­нарның яшәешенә юнәлеш бирә, рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне билгели. Коръән уку мөэминнәргә Ислам кануннарын дөрес аңларга, шулар буенча яшәргә ярдәм итә, күңелне тынычландыра, калебне баета. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә Коръәнне белүнең шәрәфе турында шулай әйтелә: “Сезнең арада хәерлеләрегез – Коръәнне өй­рәнгән һәм өйрәткәннәрегездер”. Коръән­не бала чактан ук өйрәнү аеруча хуп­лана, чөнки бу аларның шәхес буларак үсешенә, тормышта хакыйкый юлны сайлавына зур йогынты ясый. Яшьтән үзләштерелгән дини гыйлем зиһенгә тирән сеңеп, кешегә гомере буена юлдаш булып, адаштырмас якты йолдыздай балкый.
     “Ихлас” мәчетенә җыелган балалар бәһаләүчеләр алдында аятьләр укый башлауга, бүлмәләр илаһи бер нурга коенгандай булды. “Таян Аллаһка” шигырендә Тукай язганча, саф күңелле, “һичбер бозык уй кермәгән”, пакь теле “һич яраусыз сүзләр әйтеп күрмәгән әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала” укуында Коръән сүзләре искиткеч аһәңле, тәэсирле яңгырады.
Коръән-хафиз, “Ихлас” мәчете мөтәвәллияте әгъзасы, мөгаллим Әхмәт хәзрәт Демиркапан җитәкче­легендәге жюри кыз һәм ир балаларны аерым һәм 4-7, 8-11, 12-14 яшьләрдәге, янә хафизлар төркемнәренә бүлеп бәя куйды.
     – Килүчеләрнең әзерлек дәрәҗәсе елдан-ел күтәрелә, бу бик сөенечле, – диде Әхмәт хәзрәт. – Электән катнашканнарга яңалары кушыла, бәйгенең географиясе дә киңәя бара.
Быелгы чарада 200дән күбрәк бала, күпчелеге малайлар, катнашты, аларның һәрберсен тыңлап, гадел нәтиҗә чыгару өчен жюрига зур тырышлык салырга туры килде. Дәгъвачыларның күпләре, ятланган аятьләрне аңлап һәм мәкамле сөйләп, бәһаләүчеләрне дә, тыңлау­чыларны да таң калдырды. Балалар арасында республикабызга соңгы елларда күченгән гаиләләрдән килгәннәр дә бар иде.
     – Бер чит диндәге үсмер дә катнашты бәйгедә, бик матур сөйләде! – дип белдерде жюри әгъзасы, Башкортстан мөслимәләр берлеге рәисе, “Ихлас” мәчетенең тәрбия һәм уку-укыту бүлеге мөдире Розалия ханым Халикова. – Башка җирлектә тәрбияләнгән яшь буыннан бездәге гаиләләрдәге балалар Коръән уку буенча үрнәк һәм фәһем ала, бу да әйбәт, аралашу бер-береңне яхшырак аңларга ярдәм итә.
     Нәтиҗәләр чыгарганда, һәр төркемдә 1 – беренче урын, 2шәр – икенче урын, 3әр өченче урын билгеләнде. Беренчелекне яулаучылар малайлардан Мөхәм­мәд Сатибалдиев, Фәрит Шәмигулов, Абдулла Альасталь булса, кызлар арасында иң яхшылары дип Сафия Ибраһимова, Рания Имелбаева, Нигина Назруллоева табылды. Изге Китапның кайсы гына сүрә-аяте сорал­ганда да, төгәл, анык җавап биреп, хафизлар арасында беренчелекне Исмаил Сәфәров яулады. Малайлардан хафизлар төркемендә янә Мөхәммәд Латыйпов, Хикмәтулла Аюбов, Умар Хакназаров, Абдулмалик Сәхәбетдинов, Касыймзода Точитдин, Әмир Ваһапов җиңүчеләр сафын тулыландырды. Коръән-хафиз кызлар Сафия белән Солиха Сатторовалар, Мөслимә Әми­нева алдагы өч урынны бүлеште. 7 яшьлек Абдрахман Рәсүлев Коръәннән тулы бер җүз ятлаган булып чыкты.
     Чараның тантаналы өлешен Башкортстан диния нәзарәте рәисе, мөфти Айнур хәзрәт Биргалин, Халыкара мөселман бизнесы ассамблеясенең Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе Азат Мәкъсутов сәламләве белән башланды.
      Оештыручыларның бүләкләре дә сабыйларның салынган тырышлыгын куандырырлык булды: иң-иңнәр велосипед алып сөенде, самокатларга ия булды. Болардан тыш, лаек табылганнарга Башкортстан мөселманнары диния нәзарәтенең, Башкортстан мөслимәләр берлегенең махсус призлары тапшырылды. Тантананы йомгаклаганда, Коръән аятен Нефтекамадан килгән Самир Солтанов ишеттерде.
      Таләпчән жюри алдында сынау тотып, өйләдә бергәләп җәмәгать намазы укыган, уртак табында тәмле пылау белән сыйланган, беркемне аермый, һәркай­сына бирелгән бүләк пакетларын кулларына тоткан балалар күңелендә бу истәлекле көн озак сакланыр, мөгаен. Алар биредә яңа дуслар тапты, ярыш тәҗрибәсе туплап, зиһен көчен, зирәклеген сынады, үзләренең тугры юлда булуына ныграк инанып, динебезгә, аның алтын нигезе – Коръән Кәримгә мәхәббәтен арттырды.
     – Самими сабыйлар сөйләгән, бүген мәчетебездә яңгыраган аять-җәлилә­ләрне Аллаһ кабул итсен, – диде “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкил­леге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин. – Әлеге бәйрәм Коръәннең мөһимлеген аңларга, аны хөрмәтләргә, дини кыйм­мәт­ләрне сакларга өйрәтә, өммәтебезнең киләчәге – яшь буынга әхлакый тәрбия бирүдә мө­һим роль уйный, аларның рухи үсешен дәрт­ләндерә. Шуңа да, ИншәАллаһ, алдагы елларда да мондый бәйгене уздыру дәвам итәр!
      Мөкатдәс бәйгедә катнашучы малайлар-кызлар да, аларның әти-әни, дәү әти-дәү әниләре, остаз-мөгаллимнәре дә мәчеттән хозур кәеф, оештыручыларга җылы рәхмәт хисләре белән таралышты.

Динә МОРЗАКАЕВА.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас