+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын

Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның тууына 140 ел

Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясынСөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын
Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын


Исемнәре ил, дөнья тарихында урын алган игелекле гүзәл затлар бар. Алар рухи яктан гаҗәеп көчле булып, үзләре яшәгән вакыттан алда атлаган. Милләттәшләребез арасында Сөембикә, Мөхлисә Бубый, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская исемнәрен белмәгән кеше сирәктер. Әйтергә кирәк, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның туган елы төрле чыганакларда төрлечә күрсәтелгән (1885 ел яисә 1892 ел).

Татар халкының мәшһүр актрисасы, хатын-кызлардан беренче булып профессиональ сәхнәгә аяк баскан Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская XIX-XX йөзләр чиге, яңарыш идеологиясе һәм хәрәкәте формалашкан заманда яшәгән. Казанда туган. Башлангыч белемне урыс мәктәбендә алган, шул ук вакытта мөселман хатын-кызлары мәктәбендә һәм бию классында укыган. 1907 елда Түбән Новгородта Ильясбәк Ашкадарскийның драматик артистлар, музыкантлар һәм җырчылар әзерләгән мөселман төркеменә (киләчәктә – “Сәйәр” төркеме) укырга кергән.
Төрле характердагы образларны гәүдәләндергән драма артисты гына түгел, 1912 елда “Нур” труппасын оештырган режиссер, сәнгать җитәкчесе, педагог, артистларның остазы, гастрольләр оештыручы, биналар арендалау, спектакль, чыгышларны әзерләү белән шөгыльләнгән җитәкче дә булган ул.
Әлбәттә, хатын-кыз өчен театр сәхнәсенә чыгу, театр эшен үс-
терү – заманына күрә зур батырлык булган. Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның истәлекләренә күз салыйк: “1912 елда мин “Сәйәр”дән аерылдым һәм икенче труппа төзергә уйладым. Уфага барып керү белән мин артистлар эзләү артыннан йөрим. Иң әүвәл Гыйләҗ Казанскийны эзләп табам. Пермьнән Хәнҗәров, Шамильский һәм Фатыйх Йосыпов киләләр. Казаннан Латыйпов килә. Без бик кызулык белән эшкә керешәбез. Ике-өч спектакль куябыз. Сборлар шәп түгел. Халык театрга йөрергә өйрәнмәгән. Яңа килгән артистларның күңеле төшмәсен дип, берәр нәрсәмне сатып яки кемнән булса да акча алып, ашау-эчүләрен рәтле генә алып барам. Соңыннан без Уфа тирәсендәге ваграк станцаларда спектакльләр куярга уйлыйбыз. Иң әүвәл Дәүләкәнгә барабыз. Анда барып керү белән Фатыйх Йосыпов нык авырый башлый. Ашау-эчү рәтле булмау сәбәпле, аның ютәл авыруы көчәя. Тәмам хәле бетә. Сөт сорый. Ләкин алырга акча юк. Берәр артистны сөт эзләргә чыгарсак та, акчасыз булганга, таба алмый кайталар. Мин бер җефәк яулыгымны алып сөт эзләргә йөгерәм... Артистларыбыз кайсы афиша ябыштыра, кайсы мәктәптә сәхнә төзи, кайсы билет сатарга чыгып китә...”
Шулай авырлыклар белән эш башлаган төркем киләчәктә зур уңышларга ирешә. Ике-өч елда башкорт, татар, урыс, азәрбайҗан, төрек авторларының пьесалары сәхнәләштерелә. Труппа берничә ел эчендә Урал, Идел буе, Урта Азия, Төньяк Кавказда гастрольдә була.
1918 елда Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская Көнчыгыш фронтының 2нче армиясе каршында фронт труппасы булдыра, ул артистларның күбесе киләчәктә Уфа татар-башкорт театры труппасы составына керә. 1923 елда Башкорт драма театры сәхнәсендә чыгыш ясый. 1926 елда аңа Татар АССРның атказанган артисты исеме бирелә. Талантлы актрисаның гомере 1974 елда өзелә.
Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская кабызган “Нур” бүген дә тамашачыга яктылык чәчә. Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары кайчандыр беренче татар актрисасы башлаган эшне лаеклы дәвам итә, тамашачыны яңадан-яңа спектакльләр белән куандыра.
Бөек актрисаның исемен мәңгеләштерү һәм театр эшчәнлеге өлкәсендә хезмәт салучыларны бүләкләү максатында Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская исемендәге “Театр сәнгатенә зур өлеш керткән өчен” медале булдырылды. Әлеге медальгә 2022 елда беренчеләрдән булып Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Сәвия Сираева лаек булды.
 
Зөһрә ИСЛАМОВА.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас