+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Тарих белән бүгенгене очраштыра!

Иртәгә – “Музейлар төне”

Тарих белән бүгенгене очраштыра!Тарих белән бүгенгене очраштыра!
Тарих белән бүгенгене очраштыра!



Быел “Музейлар төне” акциясе Халыкара музейлар көнен бәйрәм итү кысаларында 17 майда узачак. Ватанны саклаучылар елында чара “Геройлар” темасына багышлана. Әлеге бәйрәм безнең илдә генә түгел, бөтен дөньяда популярлашып килә. Бу көнне, дөресрәге, төнне, музейларга бушлай керергә мөмкин. Бүген без Башкортстанда соңгы елларда булдырыл­ган һәм капиталь төзекләндерүдән соң ачылган музейларның берничәсе белән таныштырабыз.

“Шүлгәнташ” тарихи-мәдәни музей комплексы

Музей бинасы 2022 елда ачылды. Ул өч катлы, аның мәйданы – 4 мең квадрат метрдан артык. Биредә мәгарәнең барлык кыя рәсемнәре төгәл кабатланган, шулай ук фәнни-тикшеренү комплексы, фонд саклагычы, археологик экспонатлар музее, төрле форумнар үткәрү өчен ике конференц-зал бар.
Төп экспонат – мәгарәдәге борынгы сурәтләр репродукцияләре тупланмасы. Аны махсус заказ буенча француз галимнәре ясаган.

Валериан Альбанов исемендәге Котыпчылар музее

Музей үз ишекләрен 2021 елда ачты. Ул данлыклы якташыбызның тууына 139 ел тулуга һәм Русиянең Арктика советында рәислек итүенә багышланды. Музей экспозицияләре заманча мультимедиа белән тәэмин ителгән, җиһазландырылган заллардан тора. Экспозиция үзәгендә штурман Валериан Альбановның тормыш юлы тәкъдим ителгән. Ул музейның икенче катында урнашкан. Аның турында бәян итү Арктиканы үзләштерү тарихы залыннан башлана.
Аерым экспозицияләр заллары “Святая Анна” шхунасын эзләү тарихына багышланган. Кинозал өчен махсуслаштырылган урын музейның беренче катында урнашкан. Монда төрле мәдәни-мәгариф программалар, осталык дәресләре үткәреләчәк. Музейда, шулай ук, башка экспозицияләр дә урнашкан.
Яңа музейның эшчәнлеге тарихи хәтерне саклау, якташларыбыз булган легендар тикшеренүчеләрне популярлаштыруга юнәлтелгән.

Шаһит Ходайбирдинның йорт-музее

2023 елда Уфада “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында капиталь ремонттан соң күренекле партия һәм дәүләт эшлеклесе, Башкортстанның эчке эшләр наркомы, язучы һәм журналист, Башкортстан Республикасына нигез салучыларның берсе Шаһит Ходайбирдинның йорт-музее ачылды.
Йорт-музейга 1996 елда нигез салынган, ә 2000 елда ул килүчеләр өчен ачылган. 2022-23 елларда музейда колачлы реэкспозиция уздырыла, шулай ук бинаны капиталь ремонтлау һәм территорияне төзекләндерү эше алып барыла.
Яңартылган йорт-музей дүрт экспозиция залыннан тора, шул ук вакытта икесенең концепциясе үзгәртелгән. Мәсәлән, йорт-музейның беренче залында кунаклар РСФСР составында республика дәүләтчелегенең барлыкка килү тарихы белән таныша ала, икенче мемориаль зал Баш­кортстанның таныл­ган дәүләт эшлеклесе, язучы һәм журналист тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган.
Шаһит Ходайбирдинның иҗади мирасы һәм аның исемендәге Башкортстан Республикасы Хөкүмәте премиясе лауреатлары турында йорт-музейның өченче залы сөйли. Тарихи-архитектура һәйкәле мезонины бүлмәсендә XIX-XX гасырлар чигендәге “Иске” Уфага һәм йортның беренче хуҗалары Слотовлар гаиләсенә багышланган экспозиция урнаштырылган.
Залның аерым бүлеге балерина һәм педагог, Русиянең атказанган, Баш­кортстанның халык артисты Тамара Ходайбирдинаның иҗади мирасына багышлана.
Реэкспозициядән соң йорт-музей яңа экспонатлар, уникаль фотолар, документлар, әйберләр белән баетылган. Музей санлы һәм мультимедияле заманча технологияләр белән җиһаз­ландырылган. Йорт-музейда сувенир кибете эшләячәк. Шулай ук монда журналистлар иҗат кичәләре дә үткәрә ала, моның өчен аерым бүлмә бүленгән.
Музей ихатасында Шаһит Ходай­бирдинның бюс­ты да ачылды. Ул Баймак районында куелган булган, хәзер аны Баймак районы хакимияте музейга бүләк иткән. Бюстка реставрация эшләрен Башкортстанның Милли музее рәссамы, Баш­кортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Анатолий Фадеев үткәргән.

Федор Шаляпин исемендәге музыка музее

Музей Свердлов урамындагы Валериан Альбанов исемендәге Котыпчылар музее янында бертуган Соловьевлар йортының тарихи бинасында тергезелде һәм 2024 елда ачылды. Музей заллары Шаляпин чорындагы (XIX гасыр ахыры) стильдә эшләнгән. Аерым зал җырчының Уфадагы эшчәнлегенә, аның сәхнәдәге дебютына багышланган. Экспозициянең гомум мәйданы – 146 квадрат метр.

Евразия күчмә цивилизацияләр музее

2024 елда Чишмә районында Евразия күчмә цивилизацияләр музее эшчәнлеген башлап җибәрде.
Яңа объект берничә төп тарихи ядкәрне берләштерә, алар арасында – Турахан һәм Хөсәен-бәкнең Алтын Урда чоры таш төрбәсе.
“Турахан” визит-үзәге иҗтимагый киңлек функциясен үти. Мавзолейга алып баручы җәяүлеләр экосукмагын исәпкә алмаганда, объектның мәйданы 650 квадрат метр тәшкил итә. Бинаның уң канатында музей әйберләренең кечерәйтелгән нөсхәләрен үз эченә алган мини-экспозиция урнаштырылган. Турахан мавзолееның кечерәк күчермәсе тәкъдим ителгән.

Зөһрә ИСЛАМОВА.
Фотолар Интернет
челтәреннән алынды.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас