Ул «ТМТВ» телеканалында «10 сорау» тапшыруында катнашкан.
"- Зинираның иреннәре күпертелгәнме?
- Башта күпертелгән иде. «Зинира, бу – миңа ошамый, бетер бу нәрсәне», – дидем. Шуннан соң бетте дә, бүгенге көндә күпертелмәгән".
Ризатның фикеренчә, күпертелгән иреннәр 4-5 ел элек сәхнәдә модада булып алган. Шунда ул моңа рөхмәт биргән. "Минем гомумән «моны эшләтмә, тегене эшләтмә» дип алай кысканым юк. Сүз дә юк, үзе генә башбаштакланып «аны эшләтим әле» дип әйткәне юк. Кием ягыннан да ул артыгын алмый, без – авыл балалары, белә ул. Кем дисәләр дә, ул – Ризатның хатыны. Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар. Артист кешедә яхшы кием, парфюм, телефон булырга тиеш. Кеше «сез – артистлар» дип карый бит инде", - ди Ризат.
Фото: җырчының шәхси аккаунтыннан