+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Тямаев төркемендә яңалык

Күпләр өчен ул көтелмәгән һәм күңелсез яңалык.

Тямаев төркемендә яңалыкТямаев төркемендә яңалык
Тямаев төркемендә яңалык

Биредә озак еллар эшләүче биюче Альберт Әхмәтов сәхнәдән китүе турында хәбәр итте.

«Алыштыргысыз кешеләр булмый, диләр. Әмма шул алыштыргысыз кешеләрне бер кеше дә алмаштыра алмый! Беркайчан да!

Мин – 23 ел сәхнәдә. Аллаһы Тәгаләгә моның өчен мең рәхмәт. Гомумән, минем иҗатым өчен бар кешегә дә рәхмәт әйтәм!

️Мин сәхнәдән киттем... Әйе, бик авыр, әмма бу вакыт килеп җитте! Аллаһы Тәгалә шулай теләгәндер, дим!

Бернәрсә дә болай гына эшләнелми... Шулай язган булгандыр! Моны кабул итәсе генә кала! Минем өчен борчылганыгыз өчен тагын бер кат рәхмәт әйтәм!

Иҗатымны яратканнарга, яратучыларга да рәхмәт! Тамашачылар, сезгә рәхмәт!

Минем йөрәгемдә һәрвакыт музыка булачак һәм, кайда булуыма карамастан, бииячәкмен», – дип, тамашачысы белән саубуллашкан ул.

Фото: социаль челтәрдән

Автор:Резида Валитова
Читайте нас