

Күпмилләтлелек – безнең илнең иң матур үзенчәлеге. Һәр милләтнең мәдәнияте, сәнгате – ул илебезнең байлыгы. Шуңа күрә дә һәр милләтең үсүе, саклануы мөһим. Шөкер, Нефтекамада бу уңайдан бик күп эшләр башкарыла, ел әйләнәсенә гөрләтеп Милли айлыклар үткәрелә: ел гыйнварда Урыслар соборы айлыгы белән башлана һәм октябрь аенда Башкорт корылтае айлыгы белән тәмамлана. Аның арасында удмурт, татар, мари айлыклары һәм азәрбайҗан, үзбәк, таҗик, әрмән мәдәнияте ункөнлекләре үткәрелә. Халык шәһәрдә үткәрелгән чаралар, бәйрәмнәр, фестивальләр, конкурслар аша бу милләтләрнең мәдәнияте, йола-традицияләре белән таныша. Халыклар, милләтләр арасындагы дуслык, бердәмлек, билгеле, шушы ямьле чаралардан башлана.
Апрель – Нефтекамада татар ае. Бу айда шәһәрдә күп чаралар үтә, аларның һәрберсе телне, гореф-гадәтләрне, милли мәдәниятне саклауга юнәлтелгән. Ел буена төрле юнәлештә эш алып барыла һәм апрельдә аларга йомгак ясала.
Нефтекама шәһәрендә татар халкы, 2010 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, икенче урынны биләп тора. Ә инде милләт турында сүз йөрткәндә аны иң кечкенәләрдән башларга кирәктер, чөнки телнең киләчәге – балаларда. Бу өлкәдә балалар бакчаларында зур эш алып барыла, мәктәпкәчә һәр учреждениедә милли түгәрәкләр эшли, ике балалар бакчасында татар төркемнәре бар. 23нче балалар бакчасы татар полилингваль мәктәбенең база бакчасы булып тора. Мәктәпләргә килгәндә, моннан берничә ел элек шәһәрдә татар мәктәбе ачылды һәм ул – татар дөньясының бер учагы. Шулай ук “Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында” Закон нигезендә шәһәребезнең башка мәктәпләрендә дә милли мәгарифне, туган телләрне үстерү буенча зур эш башкарыла.
Нефтекамада барлыгы 17 гомуми белем бирү учреждениесе бар, шуларда 19 татар теле укытучысы эшли, аларның һәркайсы югары белемле, беренче һәм югары категориягә ия. Аеруча Рәзинә Нуриәхмәтова, Рәсимә Идрисова, Эльмира Зарафетдинова, Алия Шәфыйкова, Гөлнара Шәрәфиева, Гөлназ Корбанова, Ләйсән Вәлиуллина, Таңчулпан Галләмова, Ралия Гыйззәтуллина, Рузилә Деникаева, Рузилә Нурова, Ләйсән Хәкимова, Рәфинә Хәмәтханова шәһәрдә, республикада үткән чараларда, конкурсларда һәрдаим катнашып, лаеклы урыннар яулап килә. Гомумән, татар теле укытучылары – туган тел өчен, милләт өчен янып торучылар. Шәһәрнең Милли-мәдәни үзәге үткәргән чараларда актив катнашучы, үзләре дә бик күп чаралар оештыручы алар.
Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында ел саен апрельдә “Минем гаиләм татарча сөйләшә”, “Әкиятләр илендә”, “Тукай моңнары” бәйгеләре үтә. Быел да бу чараларда бик күп нәниләр катнашты. Аларның гаилә белән катнашуы, дәү әти, дәү әни, әти-әниләренең башлап йөрүе мактауга һәм соклануга лаек. Ә инде һәр мәктәптә үткән “Татар ашлары көне” үзе зур бер бәйрәмгә әйләнә, анда әти-әниләр дә җәлеп ителә, ел саен татар милли ашларына багышланган искиткеч ямьле чаралар үтә, аларда ун меңнән артык бала катнаша.
Шулай ук полилингваль мәктәп үткәргән “Мин татарча сөйләшәм” шәһәр олимпиадасын атап үтми булмый. Ул традицион рәвештә укучылар һәм әти-әниләр арасында үткәрелә. Быел бу бәйгедә 62 бала һәм 52 ата-ана катнашты. Олимпиада биремнәрен төгәл үтәп, иң күп балл җыйган Азалия Вәлиуллина җиңүче дип табылды һәм төп бүләк – электр велосипеды белән бүләкләнде.
Туган тел күп кешеләргә җырлар, милли көйләр, милли моңнар аша якын. Нефтекамада бу уңайдан мәдәният дөньясы кайнап тора, дистәләрчә татар ансамбле – һәр чараның бизәге. Әйтик, Шәһәр мәдәният үзәгендә Дамир Арсланов җитәкчелегендә – “Ләйсән”, балалар сәнгать мәктәбендә Айгөл Африданова җитәкчелегендә “Умырзая” вокал ансамбльләре, машиналар төзү техникумында – “Ихлас” (җитәкчесе – Дамир Арсланов), Нефть колледжында Гөлчәчәк Йосыпова җитәкчелегендә “Сандугач”, күппрофильле колледжда Лидия Әхмәтова җитәкләгән “Хыял” төркемнәре уңышлы эшләп килә. Балалар иҗат сараенда Ленар Әхмәтҗанов һәм Флүзә Камалова җитәкләгән вокал түгәрәкләр, Милли-мәдәни үзәктә Чулпан Гафурҗанова җитәкләгән “Чулпан” ансамбле, Фируза Бәдамшина җитәкләгән – “Яшь йөрәкләр”, Гөлнара Гыйлемханова җитәкләгән – “Талбишек”, Энергетик бистәсендә Илфания Лазова тарафыннан оештырылган “Моң чишмәсе” төркемнәре бар. Хәтта балалар бакчаларында да үз милли төркемнәре оештырылган, әйтик, 32нче балалар бакчасының “Мәхәббәт моңнары” ансамбле шәһәрдә үткән һәр чарада актив катнаша. Республиканың “Ак калфак” оешмасына караган “Ак калфак энҗеләре” төркеме актив эш алып бара. Татар айлыгында аккалфакчылар балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә бик күп матур чаралар үткәрде. Гомумән, югарыда телгә алынган ансамбльләр ел әйләнәсенә төрле чараларда теләп катнаша, ә инде татар айлыгының ябылу концертында чарабызның матур бер бизәгенә әверелде. Шунысын да атап үтәргә кирәк: Милли-мәдәни үзәк тарафыннан иҗат төркемнәре өчен костюмнар тегелә, аларның матди ягы яхшыра бара.
Аеруча шунысы куанычлы: коллективлар саны елдан-ел арта. Әйтик, узган елда Милли-мәдәни үзәк каршында Гөлнара Гыйлемханова тырышлыгы белән “Түбәтәй” гармунчылар ансамбле төзелде. Президент грантына конкурста катнашып, җиңгән акчага биш гармун сатып алынды. Шулай ук, быел “Мизгелләр” вокаль инструменталь ансамбле төзелүе дә зур шатлык. Талантлы баянчылар, гитарачылар, барабанчыларны берләштергән ансамбльнең күркәм чыгышы белән ачылып китте быел концерт. Зал матур тавышлы җырчы Зөлфия Гайнуллинаны алкышларга күмде.
Быел исә шәһәрдә озак еллар эшләп килгән “Без” татар театры (җитәкчесе – Илмира Алетдинова) янына Милли-мәдәни үзәк каршында “Рухият” милли театры да (җитәкчесе – Гөлнара Гыйлемханова) оештырылды. Татар мәдәнияте айлыгында аның “Язылмаган сугыш” дигән әсәр буенча премьера-дебюты үтте. Яңа театрның чыгышы тамашачылар күңеленә хуш килде.
Шулай ук Нефтекама шәһәре үзебездә дәүләт филармониясе булу белән бәхетле, биредә Рифкать Габделҗанов җитәкләгән “Кайтаваз” татар төркеме эшләп килә һәм алар татар чараларын ямьләп, баетып тора.
Шәһәр китапханәләрендә милли юнәлештә зур эш алып барыла. Татар җанлы китапханәчеләр Фәйрүзә Хуҗина, Гөлфия Бәхтиева бу эшне күңелләрен биреп башкара, алар тарафыннан һәр елны татар айлыгында кызыклы, күңелле, файдалы чаралар үткәрелеп килде һәм килә. Быел да искәрмә булмады, китапханәләрдә татар айлыгында “Милли кием – горурлыгым”, “Без Тукайны укыйбыз” дигән чаралар үтте, милли кием элементларын эшләү буенча осталык дәресе үткәрелде.
Моннан берничә ел элек Милли-мәдәни үзәк каршында Композиторлар берләшмәсе төзелде, талантлы үзешчәннәрне берләштергән берлекне күп җырлар һәм көйләр авторы Данил Хуҗин җитәкләде. Шушы еллар эчендә Данил Хуҗин, Чулпан Гафурҗанова, Галихан Җиһаншин, Рәүф Төхбәтуллин, Илдар Мәгъдәнов, Рәзиф Тимергалиев тарафыннан бик күп җырлар язылды. Күп сүзләрнең авторлары да – үзебезнең “Инеш” иҗат берләшмәсе әгъзалары. Шәһәрдә туган бик күп җырларны татар-башкорт эстрадасы артистлары зур сәхнәләрдән башкара, әйтик, Диләрә Рәхимова сүзләренә язылган “Әтием юкәләре” җырын Әнвәр Нургалиев җырлый. Соңгы елларда гына да Наҗия Басыйрова, Альбина Рәҗәпова, Фәридә Шәйморатова, Гөлнара Гыйлемханова, Рәүф Төхбәтуллин, Нурия Галиева, Чулпан Гафурҗанова сүзләренә дистәгә якын җыр туды. Татар айлыгының ябылу тантанасына Данил Бикмөхәммәт улы “Мин – татарның улы” дигән махсус җыр язды һәм сәхнәдән җырлап ишеттерде.
Шәһәрнең каләм тибрәтүчеләрен туплаган “Инеш” иҗат берләшмәсен бүген җурналист Гөлнара Гыйлемханова җитәкли. Оешма егермедән артык каләм тибрәтүчене берләштерә. Чарада “Инеш” әгъзалары Наҗия Басыйрова, Дилбәр Исраева, Ринат Апачев үз шигырьләрен укып ишеттерде.
Яшьләрне җәлеп итү максатыннан быел Милли-мәдәни үзәк тарафыннан якташыбыз, шагыйрә Н. Сафина исемендәге “Иҗат тирәге” әдәби премиясе булдырылды. Бәйге 10-18 яшьлекләр арасында үткәрелә. Быел конкурста 8нче сыйныф укучысы Аяз Корбанов икенче урынны алды һәм өч мең сум акчалата премиягә лаек булды. Беренче урынны яулаган 6нчы сыйныф укучысы Юлия Нуриәхмәтова биш мең сум премия белән бүләкләнде. Шулай ук каләм тибрәтүчеләрне дәртләндерү максатыннан “Атнабай бүләге” булдырылды, ул иң нәтиҗәле эшләгән каләм тибрәтүчегә тапшырып барылачак. Быел бу бүләккә СВО батыры, якташыбыз Фәнис Хөсәенов турында китап язган Гәфкать Тимергалин лаек булды.
Шәһәр рәссамнары Зинфира Гыйләҗева, Айдар Усманов һәм башкалар татар айлыгында гына түгел, ел әйләнәсенә татар дөньясында кайнап яши, төрле күргәзмәләр оештыра, шәһәрдә үткәрелгән чараларда актив катнаша.
Халкыбыз тарихын, туган якны өйрәнү буенча да зур эш алып барыла шәһәрдә. Милләттәшләребез Әдип Низамовның ташлар музее, Рәмзилә Акмалованың йөздән артык самавыр коллекциясен туплаган самавыр һәм милли киемнәр музее, Альберт Хариповның “Военторг” шәхси музейлары шәһәрнең генә түгел, республиканың горурлыгы булып тора. Биредә укучылар белән экскурсияләр, осталык дәресләре үткәрелә. Рәмзилә Наиф кызы, Әдип Ислам улы һәм Альберт Заһит улының милли үзәкләргә күрсәткән ярдәмен дә санап бетерерлек түгел.
Соңгы елларда Милли-мәдәни үзәктә СВО яугирләренә посылка җыю, хат язу, окоп шәмнәре ясау, маскировка челтәрләре үрү, токмач кисү кебек эшләр дә алып барыла, илледән артык оекбашлар бәйләп, солдатларга озатылды. Бу эштә аеруча Диләрә Рәхимова, Миләүшә Җиһаншина, Зинидә Фәйзуллина, Нурия Галиева, Сабира Закирова, Фаягөл Фәткелбаянова, Фәридә Шәйморатова, Мәүлия Хәбибуллина, Рәисә Ямилова зур активлык күрсәтә. Диләрә Нурулла кызының челтәр үрергә бармаган бер көне дә юк диярлек, Җиңү өчен бөтен көчен сала ул.
Татар теле һәм мәдәнияте айлыгында шәһәрдә икенче ел инде “Татар кызчыгы. Татар малае” бәйгесе үткәрелә. Аны оештыручылар: Милли-мәдәни үзәк һәм республиканың “Әллүки” балалар җурналы. Быел чарада катнашкан 27 нәнигә татар айлыгының ябылу тантанасында сәхнәдән котлап, бүләкләр тапшырылды. Катнашучыларны “Әллүки” журналының баш мөхәррир урынбасары Юлия Гыйльванова, мәгариф бүлеге методисты Раушания Вәлиуллина тәбрикләделәр. Бу да зур тәрбияви мәгънәгә ия, чөнки башка балалар да телне, мәдәниятне белүнең нинди зур мәртәбә булуын аңлап, күреп тора. Гран-прига быел 17нче мәктәптән Әминә Вәлиева һәм 41нче балалар бакчасыннан Камилә Галиева лаек булдылар.
Айлык барышында үткән чараларны санап бетерерлек тә түгел. Апрель башыннан Милли-мәдәни үзәктә “Укып туймас татар китаплары!” күргәзмәсе ачылды, калфак тегү буенча осталык дәресләре үткәрелде, шәһәр тормышында матур эз калдырган милләттәшебез Р. Фәтхиевның хәтер кичәсе узды, язучылар, шагыйрьләр белән очрашулар үтте. Шулай ук Милли костюм көненә багышланган һәм Чулпан Гафурҗанова тарафыннан әзерләнгән “Сандык төбендәге комарткы” бик матур чарага әверелде. Коллективлар “Мин яратам сине, тормыш!” конкурсында, республика мөнәҗәтләр бәйгесендә катнашты, тарих-туган якны өйрәнү музеенда “Этно стилендә” һәм “Милли кием – халык байлыгы” чаралары үтте, “Мирас” картиналар галереясында Татарстан Республикасы рәссамнарының күргәзмәсе узды.
Айлыкның ябылу чарасы “Мәңге яшә, халкым!” дип аталган тантаналы чара белән тәмамланды. Анда район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Илфат Минәҗев һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан татарлары конгрессының Башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов катнаштылар. Заһир Әхсән улы күпмилләтле Нефтекама халкын шундый матур чара белән тәбрикләде һәм милли мәдәниятне үстерүгә, туган телләрне саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде, ел әйләнәсенә актив эшләгәннәргә Рәхмәт хатлары тапшырды.
...Бөек Тукаебыз “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул”, дип язып калдырган. Нефтекама халкы, Милли-мәдәни үзәк тарафыннан оештырылган һәм үткәрелгән әлеге чара бөек шагыйребез сүзләренә тагы бер дәлил. Чыннан да бердәм һәм тату Нефтекама халкы, әлеге концерт чарасын татарлар белән бергә марилар да, башкортлар да, удмуртлар да, урыслар да карады, анда һәр милли үзәк җитәкчесе катнашты.
Дуслык кубогы һәм милли эстафета башкорт корылтаена тапшырылды.
Гөлнара Гамилова.
Нефтекама шәһәре.