+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Буйдак" - ботта, эшләр "хутта"!

Марат Яруллин Уфада "мөгез чыгарырга" ярата. Бу юлы нишләгән?

"Буйдак" - ботта, эшләр "хутта"!"Буйдак" - ботта, эшләр "хутта"!
"Буйдак" - ботта, эшләр "хутта"!

Марат Яруллин "Буйдак" турын Уфада тәмамлаган. Сәхнәдә шул исемдәге җырын җырлый... тату ясаткан. Хәзер аның ботында «буйдак тур» дигән татуировка бар.

«Буйдак тур гомергә минем белән», – дип язган ул Телеграм-каналында.

«Бүген 85нче концерт, мин бәхетле. Зур рәхмәт! Бу тур истә калачак. Алда – яңа сезон», – дип сөйли ул концерт алдыннан һәм тамашачыларына, режиссерына һәм командасына рәхмәтен әйтә.

Кемнәр булды Маратның концертында, нинди "шаккатризмнар" күрсәтте егет?

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас