Фирдүс Тямаев махсус хәрби операция зонасыннан кайтыр юлга чыккан.
Ул анда биш көн булган.
«Дуслар, Аллаһка шөкер, чикне уздык. Теге якка чыккач, 1500 чакрым бардык. Һәрбер егеткә туктап, гуманитар ярдәмне кулларына тапшырдык. Алгы сызыктагы егетләр янына да бардык. Алар белән блиндажда – җир астында бергә йокладык, гармуннарда уйнадык, елаштык. Тизрәк бу хәлләр тәмамлансын иде. Гуманитар ярдәм җибәргән барчагызга рәхмәт.
Теге квадроциклны барыбер алдым бит мин, амәнәтемне үтәдем. Андагы хис-кичерешләрне аңлатып булмый, дуслар. Анда күздән яшь кенә ага», – дип фикерләре белән бүлешә ул социаль челтәрләрдә.
Фото: видеодан скриншот