

Билгеле булуынча, Василий Церетели илебезнең күп кенә танылган һәйкәлләрен реконструкцияләүдә катнашкан. Хәзер республика җитәкчелеге белән килешү буенча Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләүгә өлешен кертәчәк.
- Русия Сәнгать академиясе - илебезнең иң күренекле рәссамнарын һәм архитекторларын, гомумән, сәнгать, мәдәният эшлеклеләрен берләштерүче төп академия. Һәм безне әлеге проектның консультантлары буларак чакыру карары кабул ителүе өчен дә зур рәхмәт. Бу бөтен ил өчен иң мөһим миссия, чөнки Салават һәйкәле безнең барыбыз өчен дә кыйммәтле мирас булып тора, - диде Василий Зурабович. - Һәйкәл эчендә инде 60 ел булган конструкция, шуңа күрә, һичшиксез, ул реставрациягә мохтаҗ. Бу реставрация үткәреләчәк.
Скульптор билгеләвенчә, бу эштә Русия Сәнгать академиясе беренче чиратта эксперт буларак чыгыш ясаячак. Ягъни барысын да, һәр детальне, монумент өстендә эшләргә рөхсәт ителәчәк кешеләрне, белгечләрне контрольдә тотачак.
- Салават Юлаевка һәйкәл кебек уникаль әсәр белән эш иткәндә без әле гади күз белән дә әсәрнең чуен өлешендәге җәрәхәтләрне күрәбез. Күптән түгел скульптура композициясенең эчке өлешенә тикшерү үткәрелде, тыштан гына түгел, ә эчтә урнашкан корыч конструкциянең зарарлануы һәм бигрәк тә беркетү төеннәренең зарарлануы барлыгы ачыкланды. Менә болар барысы да җентекләп эшкәртүне, реставрацияләүне һәм реконструкцияләүне таләп итә, - дип ассызыклады белгеч.
Ул ил һәм дөнья өчен дә бу һәйкәлнең тарихи һәм мәдәни кыйммәтенең әһәмиятен билгеләде.
- Бу һәйкәл гаять зур сәнгати, уникаль образ белән эшләнгән. Монда хәрәкәт, пластика... Мондый һәйкәлләр юк. Шуңа күрә, чыннан да, сәнгать күзлегеннән, профессиональ күзлектән караганда, бу - бөтен планетаның байлыгы. Шуңа күрә бу һәйкәлне саклап калу һәм реставрацияләү мөһим. Яңасын булдырмаска, ә нәкъ менә шул мирасны, сәнгати почеркны, хәтта пластиканы да сакларга мөмкин. Һәм бу һәйкәлнең «Скульптура монументы» заводында коелуы бик мөһим момент. Бу завод Санкт-Петербургта урнашкан, шуңа күрә боларның барысы да символик мөнәсәбәткә ия, чөнки реставрациядә 60 ел элек бу һәйкәлне кою белән шөгыльләнгән кешеләр катнашачак. Русия Сәнгать академиясе президиумы әгъзасы Геннадий Степанов әлеге заводның директоры булган һәм бу һәйкәлнең ничек коелганын хәтерли. Шуңа күрә монда бик күп нюанслар бар, алар бу эшне сәнгать академиясенең һәр әгъзасы өчен, безнең һәрберебез өчен тагын да мөһимрәк итә. Әйткәнемчә, бу - дөнья байлыгы. Һәйкәлнең бу төбәктә реставрацияләнүе дә бик мөһим. Һәйкәлне беркая да алып китмәячәкбез.
Фото авторның шәхси архивыннан.