+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Китаплар телефоннардан көчлерәк ул!

«Китап бәйрәме» Халыкара китап ярминкәсе алдыннан чараны оештыручылар республиканың баш китап блогеры, Уфада китап клубы оештыручы Ольга Маловицадан китапны ничек дөрес сайларга, баланы укырга өйрәтергә һәм нинди стендлар карарга кирәклеген сөйләвен сораган.

Китаплар телефоннардан көчлерәк ул!Китаплар телефоннардан көчлерәк ул!
Китаплар телефоннардан көчлерәк ул!

 

"Китап бәйрәме" - вакытны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрүнең менә дигән ысулы. Фестивальдә хәтта бер-ике сәгать булу да укуга мәхәббәт үстерә торган фундамент булырга мөмкин. Моның чын күңелдән булуы гына мөһим.

Балагыз укырга яратмаса, ярминкәгә бөтен гаиләгез белән килегез! Ләкин «тегендә-монда йөрү» өчен генә түгел, ә программаны алдан өйрәнегез, план билгеләгез. Нәшрият чатырларына керегез: анда бала мәнфәгате буенча китаплар табарга булышучы кешеләр эшли. Машина яратамы? - Автомобильләр турында китаплар эзләгез. Хайваннар белән мавыгамы? - Табигать турында нәрсәдер сайлагыз. Иң мөһиме - баланың мавыгулары артыннан бару, - дип саный Ольга.

"Мин китап блогларын 10 елдан артык алып барам, һәм миңа еш кына сорау бирәләр: "Балалар укуны яратсын өчен нәрсә эшләргә?». Мин һәрвакыт әти-әниеннән сорыйм: "Сезнең китаплар белән бәйле гаилә традицияләрегез бармы?». Һәм ешрак җавап - юк. Күпләр балалар белән бергә укымый, китаплар сатып алмый, ә дәгъвалар баланың мәктәп программасын укырга теләмәвенә кайтып кала. Ләкин әгәр дә Сез балаларның укуын телисез икән, үрнәк күрсәтергә кирәк: китаплар сатып алырга, китапханәләргә йөрергә, ритуаллар булдырырга – мәсәлән, йоклар алдыннан уку, яки укыганнар турында фикер алышу.

Һәм катлаулы әдәбияттан башлау мәҗбүри түгел. Детектив алырга, ә аннары аны экранлаштыру белән чагыштырырга, нәрсә күбрәк ошаганлыгы турында фикер алышырга мөмкин. Шулай булгач, әгәр баланың укуын телисез икән - тырышыгыз. Чөнки, кызганычка каршы, гаджетлар әлегә бу сугышта җиңә. Әмма китаплар - көчлерәк, бигрәк тә алар гаилә традициясенең бер өлешенә әверелгәч», – ди Ольга.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас