-27 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Маратның бөдрәләре кайда?

Марат Яруллинның Уфадагы концертлары гөрләп үтте.

Маратның бөдрәләре кайда?
Маратның бөдрәләре кайда?

Кызык хәлләр дә булгалады. Җырчы татуировка да ясатты. Менә тагын бер "шаккатризмы" - соңгы концерты вакытында ул бөдрәләрен кистереп аткан.

Җырчы Ришат Төхвәтуллинның чәченнән көлеп, үзе дә шаяртып, чәчен ясаттырган иде. Артистлар бергәләшеп «бөдрә дуэт» та яздырды.

Концерт вакытында артист гримерныйга чыгып керә. Сәхнәгә кабат чыгуга тамашачы яраткан җырчыларын чәчен кыска итеп алдыртканын күреп, кул чабып каршы ала.

- Тамашачының соравы миңа закон. Сез сорадыгыз, мин үзгәрттем! – ди артист. Аны алкышларга күмәләр. 

Артистның абыйсы Ринат Яруллин: «Чәчең кайда?» дигән соравына, Марат «Идәндә. Гримерныйда», - дип җавап бирә.

«Уфа, рәхмәт! Кемнәр булмады, күп нәрсә югалттыгыз. Мәсәлән, концерт барышында имиджны алыштырып куйдык. Бөдрәләр, пока. Сезонны яптык», – ди Марат социаль челтәрләрдә.

Концертында булучылар бармы? Ошадымы? 

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас