

Вадим Захаровның таксасы 300-400 мең икән. Ильмира Нәгыймова 250 меңгә киләчәк. Руслан Кираметдинов исә 50-150 мең сум сорый.
Марат Яруллинның абыйсы Ринат: "Чакырасызмы Сабантуйга? 1 миллион" - дигән.
Илсөя Бәдретдинова 1 миллионга кадәр ала. "Әмма миллион дигәч, сез бүтәнчә китереп чыгарырга мөмкинсез. Аппаратура кергән. Үзе генә дә 250 мең тора. Экран да шулай ук. 200-250 мең тирәсе. 15 кешегә хезмәт хакы түләргә кирәк. Барысын да минусуйте, Илсөя Бәдретдиновага күпме калганын күз алдына китерегез", - дигән ул.
Гүзәл Уразова да шул чама ала бугай.
Ришат Төхвәтуллин былтыр 500 мең алган. Быел билгесез. Айдар Галимов былтыр 300 мең сораган, быел күбрәк ди.
"Сабан туена 150-250 мең", - дигән Ринат Рәхмәтуллин. Илнат Фәрхуллин - 300-350 мең.
Ә сез кайсын чакырыр идегез?
Мәгълүмат төрле татар басмаларыннан алынды.
Фото: матбугат.ру