

Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, тугандаш ике республиканың Салават Юлаев һәм Габдулла Тукай исемендәге дәүләт, шулай ук Галимов Сәләм, Газиз Әлмөхәммәтов, Галимҗан Ибраһимов исемендәге премияләр, халыкара, Бөтенсоюз һәм Бөтенрусия конкурслары лауреаты, Русиянең “Почет”, Башкортстанның Салават Юлаев орденнары кавалеры, Авыргазы районының шәрәфле шәхесе, Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры Идрис Газиевка 65 яшь тулды. Соңгы дүрт дистә ел дәвамында миллионнарча җыр сөючеләрнең ихтирамын яулаган, ХХI гасыр башыннан яшь кадрлар әзерләүче педагог буларак та зур уңышларга ирешүче шәхесебез турында матбугат чараларында бу уңайдан мәкаләләр булды.
Аның юбилей чараларының рәсми-тантаналы өлеше Уфада артык киң булмаган даирәдә башланды. Монда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Идрис Газиевка Котлау телеграммасы укылды. Республикабызның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе Әскар Абдразаков та җыр-моң дөньясында күптән инде үзенең ныклы урынын тапкан шәхескә җылы сүзләр әйтеп, Котлау хатлары тапшырдылар. Аңа шундый ук котлауларны Татарстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасарлары – бу республиканың Мәскәүдәге вәкиле Равил Әхмәтшин һәм Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Вәсил Шәйхразыев та җибәргән. Идрис Газиевка “Татарстан Республикасының шәрәфле остазы” дигән исем бирелгән. Бу турыдагы таныклыкны Татарстанның Башкортстандагы вәкиле Илсур Ихсанов тапшырды. Бу чарага җыелучылар “Авыргазы районы алдындагы казанышлары өчен” дигән мактаулы билге булдырылганлыгын һәм тәүгеләрдән булып аның белән бүгенге юбиляр бүләкләнгәнлеген белде. Район хакимияте башлыгы Арслан Шәһәретдинов биредәге чыгышында авыргазылыларның Идрис Газиев белән горурлануы, аны яратуы, юбилей чарасының икенче өлешендә район Мәдәният сараенда түземсезләнеп көтүләре турында сөйләде. Хакимият башлыгы белән бергә килгән якташлар да – җырчы-педагогның күптәнге дуслары.
Районның ветераннар советы рәисе Риф Рәфыйков белән Корманай мәктәбендә бергә укыганнар; Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең Авыргазы бүлекчәсе җитәкчесе Риф Вәлиев белән сәхнәдәш булганнар (Идрис сәнгать училищесында укыганда район мәдәният йортында практика үткән); Радик Рәфыйков – составына Корманай авылы да кергән гаять зур “Урожай” күмәк хуҗалыгын ил күләмендә алдынгылар сафына чыгарган күренекле җитәкче. Алар төрле мәдәни чараларда, аеруча туган якта, даими очрашып, хәл-әхвәл белешеп торалар.
Авыргазы районы Мәдәният сараеның зур залы тамашачылар белән шыгрым тулы. Анда шактый өлкән ветераннар (мәсәлән, район гәзите мөхәррире булып бик озак еллар эшләгән, җыр-моңга мөкиббән Рәшит Зәйнәгытдинов 93 яшен тутыра) һәм мәктәп укучылары да күренә. Корманай тарафларыннан килгәннәрнең күплегенә дә игътибар иттем. Сәхнәдәге зур экранда Авыргазы елгасының түбән агымында – Корманайның көнбатышындагы табигать күренешләре тезелешеп китә. Таулар, кыялар, су буйлары, тугайлар... Тәпи басу белән без (булачак җырчы Идрис тә) шунда уйнап үстек, исәя төшкәч, өлкәннәргә ярдәмләштек, кул арасына кердек: көтү көттек, мал азыгы хәзерләштек, колхозның яшелчә бакчасында эшләдек. Туган төягебезнең табигате шулкадәр дә матур булуына ул чакларда игътибар ителмәгән, әлбәттә. Юбилярның әти-әнисе, туганнары, укытучылары, дус-ишләре сурәтләнгән фотокадрлар бер-берсен алыштыра. Районның мәдәният хезмәткәрләре сәхнә бизәлешендә югары һөнәри осталыкка ирешкәннәр. Юбилей кичәсенең оештырылышы, шул исәптән сценарий турында да мактау сүзләре генә әйтәсе килә.
Район хакимияте башлыгы чираттагы ялда икән. Аның урынбасары Тәлгать Сафин якташлар исеменнән күренекле җырчыны иҗат бәйрәме белән котлады, арытаба тормышында бәхет, ныклы сәламәтлек, уңышлар теләде. Өршәк авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рамил Абдрахманов, районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Булат Баһаветдинов, Бөтендөнья татарлары конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең Авыргазы бүлекчәсе җитәкчесе Риф Вәлиев, район музее директоры булып озак еллар эшләгән Саимә Әминева чыгышлары да кызыклы, фәһемле, ихлас күңелдән булды. Урындагы рәссам һәм сувенирлар ясау остасы Зәки Нагаев сәхнәгә чыкты. Яшьлек таңында Уфа музыка-педагогия училищесында Идрис белән бергә укыганнар икән. Шул чактагы истәлекләрне юморга, шаяруга төреп сөйләде. Идрис Газиевның мөнәҗәтләрне оста башкаруын да беләбез. Моннан тыш, ул әле Коръән укучыларның, азан әйтүчеләрнең тавышын көйләү, дөрес яңгыратуга өйрәтү (ягъни тавыш кую) буенча да эш алып бара икән. Шуларны рәхмәт белән искә алып, динебез Исламга тагын да күбрәк файда китерүен теләп, Уфадагы әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма Фаткуллина (әйткәндәй, заманында “Кызыл таң” журналисты буларак, гәзиттә Идриснең сәнгатьтәге тәүге адымнарын ул да яктыртты) юбилярга изге Китабыбыз Коръән бүләк итте.
Бәйрәм кичәсен Алейся Хисаметдинова белән Хәниф Тимербулатов татарча һәм урысча алып барды. Авыргазы талантлары үз осталыкларын күрсәтте. Гармунчылар, җырчылар, бию ансамбльләре, аерым башкаручылар чыгышларын, гадәттәгечә тамашачылар бик яратты. Кечкенә артист Тамерлан Рамазановның “Уйна, дустым, гармуныңны” җырына да гөрләтеп кул чаптылар, сәләтле балалар күренүенә шатландылар.
Идрис Газиев сәхнәдәге чыгышын, күптәнге традициясенә тугры калып, музыкаль озатусыз (акапелла) борынгы татар халык җыры белән башлады. Репертуарында күптәннән урын алган, авторлары татар, башкорт иҗатчылары булган җырларны искә төшерде. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлаган бу җырының куанычлы тарихы бар. 1984 ел. Сочида Совет җырларын башкаручылар конкурсы. Ул Бөек Җиңүнең 40 еллыгына багышлап оештырылды. Йөз иллегә якын яшь талант хәрби җырларны тирән кичереш һәм дулкынлану белән башкарды, әтиләре-картәтиләренең батырлыгын музыка сәнгате алымнары ярдәмендә сынландырырга тырышты. Жюри составында ул заманның күренекле композиторлары, җырчылары иде. 24 яшьлек Уфа студенты Идрис Газиев О. Фельцман, М. Фрадкин, В. Азарашвили әсәрләрен, шулай ук башкорт халык көйләре темасына композиция (“Сандугач”, “Элмәлек”,
З. Исмәгыйлевның “Җил, җирәнем” буенча) һәм Рим Хәсәновның “Тамчы тама” җырын сайлаган иде. Жюри һәм тамашачылар югары бәя биреп, якташыбыз өч турда да җиңеп чыкты. Лауреат исеме һәм икенче премиядән тыш, автономияле республикалар композиторлары әсәрләрен яхшы җырлаган өчен ул махсус призга лаек булды. Бүләкләрне аңа ул башкарган “Очраклы вальс” җырының авторы, композитор Марк Фрадкин тапшырды. Бу җырны әле – 41 елдан соң – район сәхнәсендә тагын тыңладык.
Бәйрәм чарасының ахырына таба Идрис Газиев үзенең элекке студенты (хәзер инде институтны тәмамлаган) Вилдан Абраров белән дуэт башкарды. Бу – Рөстәм Яхин һәм Мостафа Ногман иҗат иткән “Җырланмаган әле безнең җыр”. Әйе, юбиляр райондашларны таныштырырга үзенең элекке һәм бүгенге студентларын алып кайтты. Раил Әхтәмов – шул ук уку йортының җыр сәнгате кафедрасы ассистент-стажеры (аспирант кебек була инде). Заһир Ганиев Идрис Газиевта магистратура тәмамлап, хәзер опера һәм балет театрында Әскар Абдразаковның җыр академиясендә шөгыльләнә. Язгөл Гайсина – 5нче, Нәркәс Ахунҗанова һәм Марсель Хәбибуллин – 4нче курс студентлары. Озак еллар Идриснең концертмейстеры булган Елена Носорева – Уфа сәнгать институты доценты. Елена ханым да, санап үтелгән 6 яшь җырчы да – халыкара һәм Бөтенрусия конкурслары лауреатлары. Бүгенге тамашачылар аларның барысын да көчле алкышладылар, җыр сәнгатебезнең киләчәге барлыгына куандылар.
Тәбрикләүләр һәм концерт номерлары арасында бүгенге юбиляр балачак һәм яшьлек елларын да сагынып искә алды:
– Биш яшемдә җырлый башладым. Әтинең гармунда, баянда оста уйнавы, әнинең моңлы җырлавы йогынты ясагандыр. Мине ишеткән күршебез Гамбәр әби дә: “Мәрьям, бу улың бигрәк моңлы, җырчы булыр ахры”, дип елый-елый әнигә сөйләгән. Гомер буе мәктәптә балалар укыткан әти-әнинең фатыйхасы белән җыр сәнгатенә кереп киттем. Унбиш яшемдә училищега керү нияте белән Уфага юл тотканда: “Җитәкләп йөртә алмыйбыз, сиңа ышанабыз”, – дип калдылар. Нинди генә эшкә дә җаваплы карау, бары тик намуслы, тырыш хезмәт кенә уңышларга китерүен сабый чактан ук алар аңлатты бит. Барлык сигез баласын да алар шулай тәрбияләде...
Туган җиребезнең ялкынлы патриоты булган Идрис Газиев үзенә гомер бүләк иткән, белем биреп олы тормыш юлына чыгарган кече Ватаныбыз белән һәрчак тыгыз элемтәдә яши. Авыргазы районындагы тантаналарга, күмәк чараларга – сабантуйлар булсынмы, авыллар яисә күренекле якташлар юбилейлары булсынмы – аны чакырмый калдырмыйлар. Ул чыгып җырлау гына түгел, күмәк чараларны оештыруга да күп көч сала.
– Туган төяк сәхнәләрендә җырлаганда нинди хисләр кичерәсең? – дип сорыйм.
– Райондашларым алдында аеруча дулкынланып җырлыйм, – ди Идрис. – Чөнки алар элек-электән җыр-моңны тирәнтен аңлый, чын сәнгатьне генә кабул итә. Аннары, өлкән яшьтәгеләр мине яшь кенә чагымнан бирле белә, җырлар башкару эшчәнлегемне игътибар белән күзәтеп бара. Мин алар алдында сирәкләп булса да шулай отчет тотам бит...
Фәрит Фаткуллин.