+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Уфада Язучылар йорты ачыла

30 майда Уфа шәһәренең Коммунистик урамы, 34 адресы буенча урнашкан Башкортстан Язучылар берлегенең тарихи бинасы – Язучылар йортын ачу тантанасы була.  

Уфада Язучылар йорты ачылаУфада Язучылар йорты ачыла
Уфада Язучылар йорты ачыла

Моннан тыш, йорт янәшәсендәге «Уфа юкәләре» язучылар скверын ачу да булачак. Тантана «Китап бәйрәме» III Халыкара китап ярминкәсе кысаларында узачак.

Чара барышында «Китап-җилкән» арт-объектын ачу планлаштырыла. Шулай ук скверда урам китапханәсе оештырылачак, анда һәр язучы үз китапларын автограф белән алып килә алачак.

"Без бу көнне түземсезлек һәм дулкынлану белән көтәбез. Хәзер безнең язучыларыбызның яңартылган, уңайлы, ремонтлы йорты бар, анда без бергә җыела, иҗат итә, көнүзәк проблемалар турында фикер алыша алабыз. Язучылар йортын ачу кысаларында без үз сафларыбызга Башкортстан Республикасы Язучылар берлегенең яңа әгъзаларын кабул итәчәкбез һәм аларга таныклыклар тапшырачакбыз. Башкортстан Республикасы Язучылар йортының яңартылган бинасында әдәби кунак бүлмәсе, сәяси репрессия корбаннары һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга истәлек тактасы урнаштырылачак. Ә скверда җәйге чорда төрле чаралар, язучылар белән очрашулар уздыру планлаштырыла торган сәхнә урнаштырылачак", – дип билгеләп үтте Башкортостан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов.

Актлар залында кунакларга «Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге» эшчәнлеге турында видеоролик карарга тәкъдим итәчәкләр, ә күргәзмәләр залында Башкортстан әдәбияты тарихына һәм башкорт әдәбияты хронологиясенә багышланган күргәзмәләр экспозицияләре белән танышырга мөмкин булачак. Моннан тыш, Язучылар йортын ачу кысаларында махсус хәрби операция уздыру зонасында булган язучылар белән очрашу булачак.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас