Балалар бакчасында эшләгән вакытта, методик яктан тирән белемле, профессиональ иҗади педагог үз эшенә һәрчак намуслы һәм җаваплы мөнәсәбәттә була. Әнисә Мөкәррәм кызын тәрбияләнүчеләре бик ярата, ул үзе исә һәр сабыйга шәхес итеп карый, һәркайсына күңел җылысын, игътибарын кызганмый. Инде күп еллар үтсә дә, тәрбияләнүчеләре аны иң җылы сүзләр белән искә ала, балалар бакчасының әлеге коллективы да аны барлык чараларга чакыра. Балаларга мәктәпкәчә белем бирүдә, төрле түгәрәкләр оештыруда, заманча таләпләрне тормышка ашыруда Әнисә ханым һәрчак үрнәкле тәрбияче була. “Кояшкай” балалар бакчасына йөргән балаларның югары һәм тотрыклы үсешкә ирешүендә аның өлеше зур.
Балаларның фикерләү сәләтен үстерүгә юнәлтелгән программалар буенча актив эшли ул. Әнисә Мөкәррәм кызының башкарган эшләренең күркәм нәтиҗәсе — тәрбияләнүчеләренең даими рәвештә төрле дәрәҗәдәге иҗади бәйгеләрдә, фестивальләрдә катнашып, Мактау кәгазьләре һәм дипломнар белән бүләкләнүе һәм иң мөһиме – җәмгыятебез өчен файдалы шәхесләр булып җитешүе.
СССР Югары Советы Президиумының 1974 елның 18 гыйнварындагы Указы нигезендә, алдынгы эшчеләр, хезмәткәрләр “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә. 1988 елның сентябрь аенда Әнисә Мөкәррәм кызы Хаковага да әлеге медаль тапшырыла. Аның истәлекле бүләкләр сакланучы папкасын ачып карасаң, фидакарь хезмәте хакында сөйләүче Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре, дипломнарны санап бетергесез.
Югары һөнәри осталыгыннан тыш, Әнисә ханымны максатчанлык, намуслылык, хезмәт сөючәнлек, ярдәмчеллек кебек күркәм сыйфатлар аерып тора. Әнисә Мөкәррәм кызын әле дә яшь буын тәрбиячеләренә үрнәк итеп куялар.
Гаиләсендә дә үрнәкле ул. Әнисә ханым 1970 елдан Сәгыйть Мирхәт улы Хаков белән теркәлгән никахта яши, ике бала үстергәннәр. Ата-бабаларыбызның матур гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, туган телебезне саклау гаиләдән башлана дип, балаларына кечкенәдән дөрес тәрбия биргәннәр. Әлеге көндә оныкларын үстерергә ярдәм итәләр.
2020 елда Хаковлар алтын туйлары — 50 ел бергә гомер кичерүләре уңаеннан Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның истәлекле бүләгенә — Мактау кәгазенә һәм бик матур чәй сервизына лаек булган.
“Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Дүртөйле шәһәре бүлекчәсенә дә Әнисә апа бик теләп йөри. Кыш көннәрендә кул эшләре белән шөгыльләнә: хатын-кызлар өчен искиткеч эшләпәләр бәйли, шулай ук өйдә куллану өчен төрле түшәкләр һәм япмалар чигеп куя, аның шарфларын, күлмәкләрен, жилетларын күргәч, иҗатка иң таләпчән кешеләр дә битараф кала алмый. Кул эшләре белән ул төрле күргәзмәләрдә катнаша, белгәннәрен яшь буынга өйрәтә. Җәй көне кияргә бәйләгән эшләпәләрен хәтта чит төбәкләрдән килгән кунаклар да яратып, ошатып, соратып алалар.
Әнисә апа күп еллар дәвамында “Әллүки” фольклор ансамбленең солисты булып тора, шәһәр ветераннар хорында да җырлый. Шәһәр һәм төбәкара дәрәҗәдәге барлык әһәмиятле чаралар аның катнашлыгында уза.
Әнисә Мөкәррәм кызының алган бүләкләрен санап бетерерлек түгел. Соңгыларына күз салсак, ул 2020 елда — Башкортстанның “Ак калфак” оешмасының II дәрәҗә дипломына, 2021 елда Бөтендөнья татар конгрессының “Татарның чигүле сөлгесе” бәйгесендә III дәрәҗә дипломга ия була. Әнисә ханымны Дүртөйле шәһәрендә, Башкортстан Республикасында гына түгел, тугандаш Татарстан Республикасында да беләләр. Татарстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, татар конгрессының Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразыев, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров кулыннан алган дипломнарны, рәхмәт хатларын да кадерләп саклый ул.
Бөтендөнья татар конгрессы Әнисә Мөкәррәм кызын “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале белән дә бүләкләгән.
2024 елның ноябрь аенда районның иҗтимагый тормышында актив катнашканы өчен һәм “Әллүки” фольклор ансамбленең 30 еллык юбилее уңаеннан Әнисә Хакова Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов кулыннан Рәхмәт хаты да алды. Шулай ук узган ел аңа халкыбызның телен, милли мәдәниятен һәм рухи йолаларын саклау һәм үстерү буенча актив эшчәнлеге өчен Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.
Әнисә Хакова кебек милләтпәрвәр шәхесләребез булганда, татар халкының киләчәге якты булыр, сәхнәләребездә милли моңнар тынмас!
Раушания Исхакова.
Дүртөйле шәһәре.
Фото: Хаковлар гаилә альбомыннан.