+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Милли музейда мөхәррирләр очрашачак

1 июньдә, «Китап бәйрәме» III Халыкара китап ярминкәсенең эшлекле программасы кысаларында, Башкортстан Республикасы Милли музее мәйданчыгында редакторлар һәм нәшриятларның «Мирас битләре: Башкортстанның хәзерге медиакиңлегендә басмаларның роле» дигән очрашуы узачак.  

Милли музейда мөхәррирләр очрашачакМилли музейда мөхәррирләр очрашачак
Милли музейда мөхәррирләр очрашачак

Очрашу кысаларында вакытлы матбугат битләрендә Башкортстанның тарихи-мәдәни мирасын популярлаштыру һәм патриотик юнәлештәге мәсьәләләр турында фикер алышу, укучыларның киң даирәсендә кирәкле заманча сыйфатлы контент булдыру; «санлы» контент кертү; Башкортстанның нәшрият эшендә механизмнар һәм инструментлар, уңышлы проектлар һәм креатив инициативалар анализлау; яшьләр аудиториясен җәлеп итү проблемалары һәм медиакиңлектә басмаларны алга җибәрү.

"Хәзерге дөньяда, тарих һәм мәдәният пропаганда коралына әверелгәндә, тарихи-мәдәни мирасны популярлаштыруда вакытлы басмаларның роле һәм әһәмияте артты. Башкортстан Республикасында төбәгебезнең тарихына һәм мәдәниятенә багышланган егермегә якын фәнни, фәнни-гамәли һәм фәнни-популяр вакытлы басма бар. Алар барысы да, бер яктан, мирасны тәкъдим итү һәм популярлаштыруның гомум юнәлешендә эшли, икенче яктан — һәр басманың үз уникаль коды, үз үзенчәлекләре, укучылар белән аралашу ысуллары бар. Нәкъ менә тәҗрибә уртаклашу, актуаль контент турында фикер алышу һәм бер өлкә белгечләре өчен уңайлы атмосфера булдыру өчен без бу очрашуны оештырабыз", — дип билгеләп үтте чараның модераторы, тарих фәннәре кандидаты, Башкортстан Республикасы Милли музееның “Башкирский край” фәнни-гамәли журналы баш мөхәррире Светлана Воробьева.

Чара 2025 елның 1 июнендә 11:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Уфа шәһәре, Совет урамы, 14нче йорт, каб. 215.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас