

Камил конкурста Гран-при иясе булган. Бу хакта иҗади гаилә социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.
«Башкортстанның Яңавыл районында республика күләмендә «Моңга бай гармун бәйрәме» дип аталган бәйге узды.
Анда илнең төрле төбәкләреннән якынча 100 гармунчы, музыкант катнашты. Улыбыз Камил яшүсмерләр арасында чираттагы Гран-при бүләген яулады. Аңа бәйгенең махсус бүләге – гармун һәм диплом тапшырылды.
Чын күңелдән котлыйбыз! Улыбызга киләчәктә дә уңышлар насыйп булсын!» – дип яза яшь гармунчының әнисе.
Фото: социаль челтәрдән.