Ул аны туган ягында үткәрәчәк.
"29 май - минем туган көнем. Туган ягым Башкортстанның Борай районы Чалкак авылына кайтачакмын, Аллаһы боерса. Авыл күләмендә Коръән ашы уздырырга телим. Бөек Ватан сугышында, махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдашларыбызның рухлары шат булсын, дип, Коръән укып, дога кылырбыз.
Безнең авылда композитор Солтан Габәши җирләнгән. Аны да искә алып, каберенә чәчәк бәйләмнәре салып, дога кылырбыз. Ниятләрем бик зурдан, Аллаһы боерса".
Туган көнең белән, Гөлнара! Изге ниятләреңне Ходай кабуллардан кылсын!