+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Олег Рой – Башкортстанның халык язучысы!

“Китап-Байрам”ның беренче көне ахырына якынлаша, ләкин әле Уфаның Совет мәйданында җыр-моң, шаян сүзләр, фәһемле очрашулар тынарга уйламый. Мәсәлән, Мәскәү кунагы, билгеле язучы Олег Ройны әдәбият сөючеләр алкышлар белән каршы алды һәм, сораулар яудырып, сәхнәдән озак җибәрмәде.

Олег Рой – Башкортстанның халык язучысы!Олег Рой – Башкортстанның халык язучысы!
Олег Рой – Башкортстанның халык язучысы!

 

Язучы очрашуга киләсе тирмә шыгрым тулы иде. Басып караучылар да шактый булды. Хәтта бестселлерлар авторы ярыйсы гына соңга калса да, аның фанатлары урыннарыннан кузгалмады. Ул килгәнче тамашачыларны язучының дусты, шагыйрь Сергей Лобанов җәлеп итә торды.

Ул берлектә нәшер ителгән яңа китап белән таныштырды. “Время героев” китабында Олег Ройның прозасы, Сергей Лобановның шигърияте һәм хәрби рәссамнарның сурәтләре урын алган. Бу җыентык СВО темасына багышланган.

Бераздан Олег Рой үзе күренде. Ул шатлыклы яңалыгы белән уртаклашырга ашыкты: "Дуслар, соңга калганга гафу итегез, яңа гына миңа Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Башкортстанның халык язучысы” исемен тапшырды! Минем балачагым Башкортстанда үтте, бу республика миңа бик якын, шуңа күрә әлеге исемне алу миңа аеруча сөенечле" - диде ул.

Мәскәү кунагы “Китап-Байрам”ның бик кирәкле һәм дөрес оештырылган чара икәнлеген билгеләде, үзенә игътибар өчен рәхмәт белдерде.

Язучы иҗатын сөючеләр белән озак аралашты. Ул бүгенге әдәбиятта Ватаныбыз өчен җан атучы егетләр тарихлары күбрәк чагылдырылырга тиешлеге турында сөйләде, бу темага китаплар да, спектакльләр дә, фильмнар да кирәклеген ассызыклады, сорауларга ихлас җавап бирде һәм китапларын бүләк итте, автографлар өләште.

Автор фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас