

...Хәния апа исән чакта аның белән интервьюлар, мәкаләләр байтак дөнья күрде. Менә бүген якты дөньяда үзе булмаса да, туган көне белән котларга ниятләдек. Исән булса, ничек котлашыр идек икән? Бәлки, каршыма елмаеп килер иде дә: “Ии, үземнең сеңлем!”, – дип яратып аркамнан сөяр иде. Бертуганы Фирүзәгә охшатып шулай дия инде, беләм, шуңа ул да миңа апам кебек.
Кызым кечкенә чакта Уфа тулы афишаларны күреп: “Әни, бу синме?”– дия иде, аңа ничек шатланганны белсәгез икән?! Әле бүген “Онытылыр димә” китабын икәү актарып утырдык. Бер сабыйны кочаклап төшкән фотоны күреп: “Әни бу минме?” – ди инде 17сен тутырган йөрәк парәм. Һәр гаиләдә үз кеше булуы, һәркемнең үзенә генә атап дәшүе туган кебек якын итә иде аны.
Сәхнәдән дә “Кадерле тамашачым” диюләре үзгә иде. Тоташ залга түгел, ә һәркемнең үзенә шулай дәшә иде ул. Ул – сәхнәдә, мин – залда, янда меңәрләгән кеше булса да, бу дөньяда без икәү генә. Шулай һәркемгә җанкардәш була белүе кабатланмас итә иде үзен. Кабатланмас...
Бүген исә ул Тәтешлесенә җыры булып кайтты. Әлеге мизгелләрдә Югары Тәтешле авылы мәдәният йортында Хәния Фәрхи исемендәге «Онытылыр, димә» V төбәкара башкорт-татар җыр бәйгесе башлана. Авыл өстендә, кибетләрдә, узып баручы машиналарда, якташларның йөрәкләрендә аның җырлары яңгырап тора.
Язлар җәйләргә синең кебек назлы гына, нәзәкәтле генә атлаганда, ел да кайтып тор шулай, Сандугач!
Фото: социаль челтәрдән.