+21 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Мәдәният һәм сәнгать
1 июнь 2025, 10:25
Ирина Павлюкова: Китап күргәзмәсен бәйрәм итеп оештыру – бик яхшы идея
Ул “Китап-Байрам”га югары бәя бирде.
Ирина Павлюкова: Китап күргәзмәсен бәйрәм итеп оештыру – бик яхшы идея
Уфада үткән “Китап-Байрам” Халыкара ярминкәсенә илдән бик күп кунаклар һәм белгечләр җыелды. Шуларның берсе – “Москва” китап йортын үстерү буенча менеджер, аналитик Ирина Павлюкова.
Ул “Китап-Байрам”га беренче тапкыр килгән. Шуңа карамастан, бәйрәмнең үткән елларда ничек оештырылуы турында хәбәрдар булуын һәм чарага зур өметләр белән килүен сөйләде.
– Мин бүген Уфада, гомумән, Башкортстанда беренче тапкыр. Һәм төбәктә оештырылган күргәзмәдә беренче тапкыр катнашам. “Китап-Байрам” әле өченче ел гына үткәрелсә дә, ул шунда ук популярлык алды. Шуңа мин зур өметләр белән килдем, һәм алар тулысынча акланды. Минемчә, китап күргәзмәсен бәйрәм дәрәҗәсендә оештыру идеясе бик яхшы. Мондый мохит истә кала, аеруча балаларны җәлеп итә. Бүген укучыларга китапларны тәкъдим итә белү бик мөһим. Күрүебезчә, биредә стендлар, иҗади караштан чыгып, матур әзерләнгән, фотозоналар бик күп. Болар кешеләрне үзенә тартып тора, рухландыра.
Без эшебез буенча китаплар белән яшибез, дисәк тә була. Шуңа карамастан, бүген төбәкләрдә, аеруча Башкортстанда нәшер ителгән китаплар белән ихлас таныштым, кайберләрен сатып алу теләге дә туды. Китаптан бәйрәм ясый белү бик кирәк икәнлегенә тагын бер инандым. Миңа “Китап-Байрам” бик ошады, – диде Ирина Владимировна.
Тулырак:
https://omet-rb.com/articles/m-garif-m-grif-t/2025-05-31/irina-pavlyukova-kitaptan-b-yr-m-yasau-bik-yahshy-ideya-4258801
Автор: Язгөл Сафина
Фото: omet-rb.com
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"