Ул «Китап -Байрам» III Халыкара китап ярминкәсенең төп сәхнәсендә узды.
Әлеге тамашада нибары ике артист катнашты. Театр педагогы, профессор, Русия Югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре, атказанган сәнгать эшлеклесе, Борис Щукин исемендәге театр институтының кафедра мөдире Анна Бруссер үзенең истәлекләрен сөйләсә, Борис Щукин исемендәге театр институтының сәхнә сөйләме кафедрасы доценты Софья Высоковская Е. Вахтангов хакындагы истәлекләрне укып ишеттерде.
Сәхнәдә, шулай ук, Е. Вахтангов белән бәйле архив документлары, фотолар да күрсәтелеп, тамашаны тулыландырылды һәм кызыклырак итте. Тамашачылар арасында төрле яшьтәгеләр һәм Уфа сәнгать институтының театр бүлеге студентлары булуы шатландырды. Әлеге гадәти булмаган спектакльне уфалылар һәм аның кунаклары җылы кабул итте, алкышларга күмде.
Спектакльдән соң журналистлар белән аралашканда Анна Бруссер, Софья Высоковская "Китап-Байрам"ның югары дәрәҗәдә оештырылуын һәм миллилек белән баетылуын ассызыкладылар.
Фото: Зөһрә Исламова