+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

"Әллә ниләр әйтер идем сиңа..."

Җәвит Шакиров  Зөлфия Шакированы 60 яшьлек юбилее белән менә ничек котлаган.

"Әллә ниләр әйтер идем сиңа...""Әллә ниләр әйтер идем сиңа..."
"Әллә ниләр әйтер идем сиңа..."
«Әллә нинди матур сүзләр әйтәсе килә... Монда язылганнары пүчтәк, мин аның үзенә генә, икәүдән-икәү калганда әйткәннәрен сез белмисез…

Барыбер сизәсездер, күз алдына китереп – минем аңа әйтелгән, әйтеләсе сүзләрне күз алдына китереп – уйлап куйгансыздыр?

Иң беренче булып: «Матурым, мин сине яратам!» – дигән сүз төнге сәгать 12дә – 27 май көне туарга берничә секунд кала әйтелде. Ә иң матур, уйланырга мәҗбүр иткән йомгаклау сүзе: «Тагын да озак еллар Ходай биргән гомерне тигез, бәхетле булып, балалар, оныклар бәхете күреп, таянычларын тоеп, соңгы сулышыбызгача бергә яшәсәк иде», – булды.

Матурымның җавабы: «Амин! Амин! Амин!» – һәм әкрен генә бит очлары аша тәгәрәп төшкән шатлыклы күз яшьләре...


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас