"Үземнең фатирыма күчтем, ремонт тәмамланды. Минем өчен бу зур вакыйга. Үзем эшләп алган фатир булуы тагын да кадерлерәк. Озакка сузмыйча, Коръән укытып алдык. Әти-әни, туганнар, якыннар килде. Фатир бәяләрен үзегез беләсез. Күпмедер күләмен алдан ук түләдем, калганы ипотекага. Фатирны бизәү, мебель алуны дизайнер белән бергә эшләдек. Күңелемә ятты, үз өең дә үз көең инде.
– Яшь җырчыларга эстрадада кыенмы?
– Үзеңне күрсәтер өчен мөмкинлекләр күп. Танылу өчен зур акчалар түкмәдем. Хәзер җырчыларга танылу өчен интернет ярдәмгә килә. “Танылу өчен күпме акча кирәк?” – дип сораучылар бар. Продюсер да кирәкми, тырышлык һәм теләк кирәк.
– Бер концерттан күпме акча эшлисез?
– Аллаһка шөкер, барысына да җитә. Төгәл сумма әйтә алмыйм, чөнки финанс мәсьәләләр белән абый шөгыльләнә. Мин, гомумән, акча, мал артыннан кумыйм. Булганына канәгать.
– Эстрадага яңалык кертеп торасыз. Сездән кабатлаучылар да бар кебек. Ачу килмиме?
– Юк, нишләп? Карасыннар, эшләсеннәр. Әгәр мин кемнедер илһамландырам икән, димәк, файдасы тия. Матур итеп кенә урласыннар. Алдан ничектер ачу килә иде. Ә икенче яктан яхшы бит ул. Мәсәлән, Салават абыйны гына алыйк. Күпләрнең Салават абый кебек буласы килә, әмма берсе дә Салават Фәтхетдинов була алмый", - дигән ул "Шәһри Казан" хәбәрчесенә.
Фото җырчының социаль челтәреннән.