

Чара югары дәрәҗәдә оештырылды һәм матур вакыйгаларга бай булды. Ярминкәнең беренче көнендә башкаланың Коммунистик урамы, 34нче йорт адресы буенча урнашкан Башкортстан Язучылар берлеге йортын рәсми ачу тантанасы үтте. Бина капиталь ремонтланды, шул ук вакытта аның тарихи йөзе дә сакланган.
Тантанада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Русиянең Китап берлеге президенты Сергей Степашин, Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова, “Белем” җәмгыятенең генеральный директоры Максим Древаль, илнең Китап нәшриятлары ассоциациясе президенты Константин Чеченев катнаштылар.
Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров язучылар җәмәгатьчелеге вәкилләрен истәлекле вакыйга белән котлады һәм әдәби иҗаттагы казанышлары өчен югары дәүләт бүләкләрен тапшырды.
– Бүген без ремонттан соң Язучылар берлеге йортын ачабыз. Башкортстан Язучылар берлеге 1934 елда оештырылган. Ул халкыбызның зирәклеген чагылдыручы кешеләрне берләштерә. Һәм, әлбәттә, алар Бөек Ватан сугышы ветераннары тарафыннан салынган традицияләрне саклый, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм йөзеннән “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” дигән әдәби-патриотик акцияләр циклы өчен сезгә аерым рәхмәт белдерәм. Сезнең күбегез берничә тапкыр алгы сызыкта булды. Мондый һөнәри сәфәр нәтиҗәсендә якташларыбызның батырлыгына багышланган яңа әсәрләр – повестьлар, хикәяләр, шигырьләр дөнья күрә. Моның өчен сезгә зур рәхмәт!
Башкортстан Башлыгы һәм мөхтәрәм кунаклар тарихи бинаның яңартылган бүлмәләрен карады.
“Монда без җыела, иҗат итә, көнүзәк проблемалар турында фикер алыша алачакбыз. Ачылу тантанасы кысаларында үз сафларыбызга Язучылар берлегенең яңа әгъзаларын кабул итәчәкбез”, – диде Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов.
* * *
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Китап-Байрам” III Халыкара китап ярминкәсендә мөхтәрәм кунаклар белән патриотик зонада булдылар, анда маскировка челтәрләре үрүче волонтерлар, СВО ветераннары һәм махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләре белән аралаштылар.
Башкортстан Башлыгы егетләргә батырлыклары өчен рәхмәт белдерде һәм төбәктә аларны тернәкләндерүгә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Ә һәлак булган геройларның гаиләләре һәрвакыт республика ярдәменә өмет итә ала.
* * *
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм “Китап-Байрам” III Халыкара китап ярминкәсенең кунаклары Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Дәрәҗәле кунаклар Ватан өчен сугышта һәлак булган башкортстанлыларга хөрмәт һәм ихтирам белдерделәр.
* * *
Төбәк җитәкчесе һәм мәртәбәле кунаклар ярминкәнең күргәзмә зонасында булдылар. Ә Үзәк мәйданчыкта Радий Хәбиров Уфа халкын, кунакларны китап фестивале ачылу белән котлады һәм республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.
– Инде өченче тапкыр Уфа китап ярминкәсе кысаларында китап сөючеләрне, китап нәшер итүчеләрне, шагыйрьләрне, язучыларны, экспертларны җыя. Барыгызны да шушы матур, якты вакыйга белән котлыйм! Без бу фестивальне үткәрә башлаганда яңа әсәрләр иҗат итүгә этәргеч бирергә теләдек. Халыкны уку белән кызыксындыру да мөһим бурыч иде. Чөнки китап – ул чыннан да иң яхшы дус. Бу – белем хәзинәсе, әхлак нигезе. Китап – безнең тормышта юл күрсәтүче, – диде Радий Хәбиров.
Русиянең Китап берлеге президенты Сергей Степашин җәмгыятьне әхлакый тәрбияләүдә һәм ил үсешендә китапның гаять зур ролен ассызыклады.
Республика халкын ярминкә эшли башлау белән Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова котлады.
Китап нәшриятчылары ассоциациясе президенты Константин Чеченев китап фестивален оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде һәм күргәзмәнең илдә иң яхшыларның берсе булуын билгеләп үтте. Ул китап эшенә керткән өлеше өчен Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка Ассоциациянең беренче мактау билгесен тапшырды.
Ярминкәне ачуда Русиянең “Белем” җәмгыяте генеральный директоры Максим Древаль сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
– Бу ярминкәне ачуда катнашу минем өчен зур мәртәбә. Китаплар – белем чыганагы гына түгел. Алар безгә әхлакый кыйммәтләр формалаштырырга ярдәм итә, – диде ул. – Республика җитәкчелегенә һәм фестивальне оештыручыларга иҗади мирасыбызны һәм халкыбызның китапка булган кызыксынуын саклаулары өчен рәхмәт белдерәм. “Белем” җәмгыяте бу эштә һәрвакыт ышанычлы партнер булырга әзер.
Фестиваль ачылу белән чарада катнашучыларны һәм кунакларны шулай ук Калуга һәм Боровск митрополиты Климент, СВОда катнашкан яугир, шагыйрь Сергей Лобанов һәм Башкортстанның халык шагыйре Кадим Аралбай тәбрикләде.
* * *
“Китап-байрам” III Халыкара китап ярминкәсен ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Урал батыр” уникаль басма-эпосының факсимиль күчермәсен республиканың Милли музеена саклауга тапшырды.
Китапның тексты 1910 елда фольклорчы, драматург һәм мәгърифәтче Мөхәммәтша Бурангулов тарафыннан чәчән-курайчылар Габит Аргынбаев һәм Хәмит Әлмөхәммәтовтан язып алынган текстка нигезләнгән. Эпосның берничә кулъязмасы төзәтмә белән латин шрифтында (мөгаен, Мөхәммәтша Бурангуловның үзе тарафыннан башкарылган) Русия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәге архивында саклана.
Уникаль басманың күчермәсе Милли музейга вакытлыча биреләчәк, шуннан соң ул Евразия күчмә цивилизацияләр музее коллекциясенең бер өлеше булачак.
– Китапларны тапшыруның күркәм традициясе нәтиҗәсендә безнең коллекциядә Госманның Коръән һәм Остромирның Евангелиясе күчермәләре бар инде. Аларны Евразия күчмә цивилизацияләр музееның визит-үзәгендә күрергә мөмкин. Һәм бүген без Башкортстан музей тупланмаларында лаеклы урын алачак уникаль басманы кабул итәбез, – диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы әсәрнең төбәк мәдәнияте өчен мөһимлеген ассызыклады, шулай ук июнь аенда республикада башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының II Бөтенрусия съездында “Урал-батыр” эпосы көнен гамәлгә кую турында карар кабул ителәчәген билгеләп үтте.
* * *
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русиянең Китап берлеге президенты Сергей Степашин Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимовны искә алдылар. Алар республиканың беренче Президенты Мортаза Рәхимов һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Шулай ук ярминкәнең беренче көнендә Радий Хәбиров һәм Сергей Степашин Русия Китап берлеге идарәсенең күчмә утырышын үткәрделәр. Чара “Китап-Байрам” III Халыкара китап ярминкәсе кысаларында узды. Аның эшендә нәшрият, полиграфия предприятиеләре һәм китапханәләр вәкилләре, язучылар һәм журналистлар, шулай ук республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Төбәк җитәкчесе сәламләү сүзендә билгеләп үтүенчә, Башкортстан башкаласында Русиянең Китап берлеге идарәсе әгъзаларын кабул итү республика өчен зур дәрәҗә.
– Бүген Уфа хаклы рәвештә Русиянең Китап башкаласына әйләнде. Чирек гасыр дәвамында Русиянең Китап берлеге язучыларны, мәдәният эшлеклеләрен, нәширләрне, китапханәчеләрне – “кыйммәтле хәзинә сүзләрен” саклаучыларны, яшьләребезне укырга өйрәтүчеләрне берләштерә, – диде Радий Хәбиров. – Өченче тапкыр үткәрелүче фестиваль – федераль дәрәҗәдәге иң чагу вакыйгаларның берсе. Ике ел эчендә ярминкәгә 336 меңнән артык кеше килде, 250 нәшрият үз продукциясен тәкъдим итте, барлыгы 125 мең китап сатылды. Бу саннар, минем карашка, глобаль санлаштыруга карамастан, инде биш гасыр диярлек булган кәгазь китапның киләчәктә дә кешеләр тарафыннан яратып укылачагын һәм аларга кирәк булачагын шактый нәтиҗәле исбатлый.
Республика Башлыгы Башкортстанда заманча милли әдәбиятны санлаштыру һәм үстерү, шулай ук китапханәләргә ярдәм итү өчен күп эшләр башкарылуы турында сөйләде.
– Республикада китап бастыру эшенең йөрәге – Зәйнәп Биишева исемендәге легендар “Китап” нәшрияты. Сезнең бүген биредә чыгарыла торган китапларның сыйфатын карау мөмкинлеге бар. Ул 105 еллык тарихка ия илнең иң борынгы милли нәшрияты. Китаплардан тыш, биредә ел саен ярты миллион дәреслек сатыла. Бу республиканың милли мәгарифкә керткән мөһим өлеше, – дип билгеләп үтте төбәк җитәкче-
се. – Без һәркем файдалана алырлык китапханәләрнең иң зур челтәрен булдырдык. Бу да – безнең горурлыгыбыз. Бездә 1,5 меңнән артык китапханә бар, һәр бишенчесе – модельле китапханә. Яңа буын авыл китапханәләре саны буенча Башкортстан илдә лидер булып тора.
Радий Хәбиров шулай ук республикада язучыларга ярдәм итү системасы булдырылуын ассызыклады.
* * *
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русиянең Китап берлеге президенты Сергей Степашин Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең югары уку йортлары кампусында булдылар, анда яңа иҗтимагый киңлек тәкъдир ителде.
Проект агымдагы елның апрелендә “Белем” җәмгыятенең төбәк бүлеге Күзәтчелек советы утырышы йомгаклары буенча республика җитәкчесе йөкләмәсе нигезендә гамәлгә ашырылды. Аны булдыруның максаты – “Белем”, Урыс география, Русия хәрби-тарихи һәм Русия тарихи җәмгыятьләре төбәк бүлекчәләренең уртак мәгърифәтчелек башлангычларын гамәлгә ашыруга ярдәм итү.
IQ-паркның икенче катындагы бинада оешмалар вәкилләре өчен дүрт эш зонасы, уртак эшчәнлек өчен коворкинг, китапханә һәм мультимедиа экраны җиһазландырылган.
Төбәк бүлекчәләре вәкилләре үз оешмаларының эшчәнлеге, шулай ук уртак эш планнары турында сөйләде. Әйтик, агымдагы елның җәендә профильле сменалар вакытында “Патриот” паркында күчмә күргәзмәләр һәм лекцияләр узачак, ә октябрь-декабрьдә Башкортстан шәһәрләрендә һәм районнарында зур күргәзмә үтәчәк.
* * *
1 июньдә “Китап-Байрам” ярминкәсе зур балалар хоры чыгышы белән тәмамланды. Балаларны яклау көнендә Уфаның Совет мәйданында Башкортстанның җыелма балалар хоры чыгыш ясады, чараны республика Башлыгы Радий Хәбиров та тамаша кылды.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган концерт “Китап-Байрам” III Халыкара китап ярминкәсенең финал аккорды булды. 600 кешедән торган җыелма хор составында – бөтен республикадан балалар музыкаль белем бирү оешмаларының 20 коллективы. Концерт программасына 17 әсәр кергән – бу танылган патриотик җырлар, туган җир һәм Җиңү турында композицияләр.
Концерттан соң Радий Хәбиров коллективның сәнгать җитәкчесе Алсу Хәсбиуллина белән аралашты, ә журна-
листлар белән әңгәмәдә балалар ансамбле чыгышы белән форумның көчле эмоциональ тәмамлануы турында әйтте.
– Миңа калса, бу ярминкәнең иң яхшы тәмамлануы булды. Бер сәхнәгә төрле районнардан балалар җыелган, шундый тирән, патриотик җырлар яңгырый – бу көчле тәэсир калдыра. Без кайчандыр бик популяр булган җыелма хорлар чыгышлары практикасының яңадан тергезелүен телибез, – диде республика җитәкчесе.
Төбәк Башлыгы “Китап-Байрам” ярминкәсенә йомгак ясады.
– Форум бик файдалы һәм киң колачлы булды. Беренче ике көндә анда 120 меңнән артык кеше килде, ә кунакларның гомум саны, мөгаен, 200 меңнән артып китәр, – диде Радий Хәбиров. – Мәйданда тормыш дәвам итә – киләсе атнада биредә Русия уенчыкларына багышланган “Айда играть” фестивален ачачакбыз. Бу да – мөһим һәм кирәкле тарих.
* * *
“Китап-Байрам”да “Кызыл таң” гәзите, “Тулпар”, “Әллүки” журналлары хезмәткәрләре дә актив катнашты. Ярминкәгә килүчеләр журналистлар белән бергә күңел ачты, фәһемле чыгышлар тыңлады. Мәртәбәле бүләкләр дә булды – “Тулпар” журналының баш мөхәррир урынбасары, хезмәттәшебез, күренекле галим һәм журналист Илдус Фазлетдиновка “Хезмәт даны” медале тапшырылды.
“Китап-байрам” фестивале кысаларында шулай ук “Урал батыр җирендә ел китабы” конкурсына йомгак ясалды. Бу конкурска “Кызыл таң” редакциясе Башкортстан Башлыгы гранты фонды ярдәмендә бастырылган “Батырларны данлыйбыз” китабын тәкъдим итте һәм махсус диплом белән бүләкләнде.