+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Ишеткәч, калтырап төштем..."

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина кайгылы хәбәр белән уртаклашкан.

"Ишеткәч, калтырап төштем...""Ишеткәч, калтырап төштем..."
"Ишеткәч, калтырап төштем..."
Аның абыйсы Булат Нигъмәтуллинның хатынының якын кешесе вафат булган.

«Бүген мин сезне туган көнемдәге атмосферага алып кермәкче идем. Фото-видеолар белән бүлешмәкче булдым…

Әмма бүген бик кайгылы хәбәрләр килде… Безнең киленнең якын кешесе вафат булды… Ишеткәч, калтырап чыктым… 45 кенә туласы иде…

Бу якты дөньядан якын кешеләрнең япь-яшь килеш китеп баруы бигрәк аяныч.

Үз-үзеңне саклап яшәргә кирәк икәнлеген Аллаһы Тәгалә безгә тагын ничек җиткерергә тиеш икән?

Тормыш артыннан куып, күп очракта, балансны югалтып, сәламәтлек турында онытабыз. Бу – бигрәк тә ир кешеләргә кагыла», – дип язган артист үзенең сәхифәсендә.

Фото: татар-информ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас