

Ул кызы Динәгә ачуланган. Динә уенчыкларын җыймый икән.
«Бәйрәмнәр бетте. Өйләрне җыештырып йөрим. Бу уенчыкларны күтәреп сыдырсам нәрсә булыр микән? Бу бала таптырыр микән? Ул алар белән уйнамый да. Кая җыябыздар без аларны. Почмак саен уенчык. Җыя торам – 1-2 сәгатьтән тагын шул хәл.
Пазллар таптырды бит инде, пазллар алдык. Ике көн уйнады да онытты. Аннан машиналар белән уйнады. Хәзер инде аларны да онытты. Шулкадәр теңкәмә тия, чыдый алмыйм. Җыештыра торасың… Әллә өй буйлап чәчеп кенә йөри инде ул аларны», – дип зарланган Гөлназ Асаева.
Бәләкәй баласы булган һәр йортта шул ук хәлдер инде ул. Динәгә 4 яшь кенә тула әле. Үсә төшкәч җыештырыр, кайгырма юк өчен.