

Юмор остасы Данир Сабиров оста биюче дә. Ул социаль челтәрдәге язылучыларына балачакта татар биюен башкарган видеосын тәкъдим итә. Аны артистка лагерь директоры Рәисә Мостафа кызы җибәргән.
«1999 ел. «Ак чишмә» балалар лагере. Миңа 12 яшь», – дип язган Данир.
«Балачактан артист булган», «Артист булып туган бала бит ул», «Талант кечкенәдән язмышыңа язылган» дип сокланган язылучылары.
Фото: социаль челтәрдән.