

Башкортстанны Зәйнәп Биишева исемендәге "Китап" нәшрияты тәкъдим итә. Быел «Китап» килүчеләрне күпсанлы яңалыклары, балалар өчен матур басмалары, тарихи китаплары белән сөендерәчәк.
Быел фестивальдә бөтен илдән барлыгы 400дән артык нәшрият катнаша. Үз укучыларын 100 меңнән артык китап көтәчәк.
Программада берничә мөһим юбилей — «Слово о полку Игореве» беренче басмасының 225 еллыгы, Пушкинның тууына 225 ел, Сергей Есенинның 130 еллыгы.
Бүген, 5 июньдә, 12:00 сәгатьтә "Урал батыр" башкорт халык эпосы китабы тәкъдир ителәчәк.