

Әмма аның килүенә бик шатланганнар. Бу хакта аның хәләле Тәнзилә Ханнанова социаль челтәрдә болай яза:
"30 май - яраткан җырчыбыз, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең туган көне, аңа 65 яшь тулган булыр иде. Хәтердә, 1 май 2017 ел. "Бәйрәм" ансамбле концерты бездә, Ярмәкәйдә булды. Шыгрым тулы зал, искиткеч тамаша... Концерттан соң Хәния белән Габделхәй безгә килергә тиешләр. Ашыгып кайтып киттек, өстәл әзерләдек, гомумән, Хәния Ярмәкәйгә килгәч, безнең өйгә килмичә китми иде. Ул көнне дә шулай булды.
Хәния килеп керү белән өйгә төнлә кояш килеп кергән кебек булды, күңеле шат, елмая, шаярып көлдереп тә ала. Габделхәй ашыгыч эш кайтып киткән иде. Сөйләшеп, чәйләр эчеп, токмачлы аш ашап утырабыз, иртәгә авылга әнисенен туган көненә кайтасы икән. Мин аңа Ырынбур мамыгыннан үзем бәйләгән мамык шәл бүләк иттем, бик сөенде, ул кая барса да әнисенә бүләккә шәл алып кайта икән, әйбәт булды.... Ә үзе безне 30 майда туган көненә Казанга чакырды һәм токмач алып килүемне сорады. Насыйп булмады...
Киләсе елда Тәтешледә "Онытылыр, димә" дигән җыр фестиваль-конкурс оештырылуын ишеттек. Рәис иҗат иткән җырның исеме бит бу!
Быел исә чакыруны көтеп тормадык, үзебез юлга чыктык. "Токмач кисеп алып барам", дигән сүзләр дә нәзер кебек хәтердә тора, әмма һәр нәрсәнең үз вакыты. Быел алып бардым токмачны.
Хәния дә шул юллардан кайткандыр, шул урамнарда йөргәндер, без баскан җирдә аның эзләре сакланадыр кебек. Мәдәният йортында безне шул районда туып-үскән, әлеге вакытта Туймазыда яшәәче "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе, мөлаем ахирәтем Рәвия ханым, Хәниянең сеңлесе Фирүзә һәм район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Урал кызы каршы алдылар. "Рәис Ханнановның исән икәнлеген, гомумән, аның Башкортстанда яшәвен белми идек", - дигән сүзләр бииик гаҗәпләндерде. Югыйсә, актив тормышыбызны социаль челтәрләрдә күрсәтеп барабыз кебек. Шуңа карамастан, тиз генә жюри рәисе итеп куйдылар Рәисне.
Әйе, Хәниянең җырларын, иҗатын саклау өчен, мәңгеләштерү өчен бик күп эшли Тәтешле халкы, рәхмәт аларга! Жюрида "Бәйрәм" ансамбле егетләре булды. Фестиваль гөрләп үтте, төрле төбәкләрдән килгән җырчылар Хәния репертуарындагы җырларны башкарды. Кичәне "Бәйрәм" ансамбленың директоры Раил Нуриев бик җылы алып барды. Ә музейда Хәния рухы яши, анда аның сәхнә киемнәре, бизәнү әйберләре, ул уйнаган гармун, ул чәй эчкән өстәл. Аны оештыруга бик күп көч салынган, Фирүзә ханым барлык күңелен биргән бу эшкә.
Вәгъдә иткән токмачны Фирүзәгә тапшырдым, әнисе белән тәмләп ашаганнар, Хәния рухына дога кылганнар. Аллаһка мең шөкер, гозерем үтәлде, яраткан җырчымның туган якларында булдым, иремнең җыры белән аталган фестивальне күрдек, һәйкәленә чәчәкләр салдык.
Горурланам халкымның шундый шәхесләре белән!
Фото: Тәнзилә Ханнанова.